Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләрдә киңәш-табыш пабликлары ник популяр


Социаль челтәрләрдә киңәш-табыш пабликлары ник популяр
please wait

No media source currently available

0:00 0:30:26 0:00

Бу чыгарылышта "Монда булган, монда калсын" пабликлары хуҗасы Гөлназ Мөхәммәдиева белән социаль челтәрләрдә киңәш-табыш төркемнәре турында сөйләштек. Ир-хатын, килен-каенана темаларында киңәш бирүчеләр ничек үзгәрә, кешеләрне ниләр кызыксындыра - бу хакта безнең подкастта тыңлагыз.

Татарча подкастның чираттагы чыгарылышында "Монда булган, монда калсын" пабликлары хуҗасы Гөлназ Мөхәммәдиева белән социаль челтәрләрдә киңәш-табыш төркемнәре турында сөйләштек. Ир-хатын, килен-каенана темаларында киңәш бирүчеләр ничек үзгәрә, кешеләрне ниләр кызыксындыра - бу хакта безнең подкастта тыңлагыз.

Подкаст турында тулырак:

- Блог ачу тарихы, беренче язылучылар күрәзәче эзләп кергән.

- Ир-хатын мөнәсәбәтләренә караш үзгәрүе, "бала хакына түз" диючеләр кими, "үзеңне уйла" диючеләр арта.

- Төрле социаль челтәрләрдә аудиторияләр аерыламы?

- Инстаграмда активлык кимү, ә Вконтактега күңел бармау

- Дөньяда нинди генә вазгыять булмасын, хат темалары үзгәрми.

- Мондый пабликлар психологны алыштыра аламы?

- Килен-каенана темасы – бер кызып китсәләр, туктатып булмый

- Өч бала, эш - Гөлназ блогка каян вакыт таба (спойлер, каенанасы белән яши).

- Безнең халык үз язмышы турында язарга һәм кешенең язмышын укырга ярата дип фәлсәфәи уйланулар.

- Каян үсенте алырга, Дагыстаннан ничек йорт җиһазлары кайтарырга - кеше күбрәк нәрсә сорый?

- Татар телендә аралашу җылысы.

XS
SM
MD
LG