Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада күренекле галим һәм журналист Муса Мөлеков вафат


Муса Мөлеков
Муса Мөлеков

Аңа 85 яшь иде

9 июньдә Уфада татар галиме, журналист, фольклорчы Муса Мөлеков вафат булган. Аңа 85 яшь иде.

Муса Гайса улы Мөлеков 1937 елның 3 февралендә Благовар районының Сынны авылында туган. Җидееллык мәктәптән соң, урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Шул елларда газеталарга мәкаләләр яза башлый. Техникумны тәмамлаганнан соң "Гидравлика" заводында техник булып эшли. 1960 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә, студент елларында гәзитләргә мәкаләләр язып тора.

Дүртенче курста укыганда "Кызыл таң"га эшкә алына, укуын ирекле программа белән тәмамлый.1972-75 елларда ул Казан дәүләт университетында аспирантурада укый. Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты буенча диссертация яклый.

Аспирантурадан соң Казанда эшкә калырга тәкъдим итсәләр дә, Уфага кайтып, "Кызыл таң"да эшчәнлеген дәвам итә. Бүлек мөдире, 1986-1991 елда гәзитнең баш мөхәррире була. "Кызыл таң" Муса Мөлеков җитәкчелек иткән елларда иң зур тираж җыя, басма 128 мең данә булып чыга, милли темаларга кыю мәкаләләр басыла.

Вазифасыннан бушатылганнан соң Башкорт дәүләт педагогия университетында егерме елга якын студентларга белем бирә.

Мәрхүмне соңгы юлга озату урыны һәм җирләнәчәк урын әлегә хәбәр ителми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG