Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар галиме Уфа атамасы чыгышын ачкан


Муса Мөлеков
Муса Мөлеков

Башкортстандагы күренекле татар галиме һәм талантлы журналист Муса Мөлеков соңгы елларда Уфа шәһәре атамасының килеп чыгышын җентекле өйрәнгән. Шулар нәтиҗәсе булып аның фәнни хезмәте әзерләнеп беткән. Аның бер өлешен Муса Мөлеков үзе элек баш мөхәррире булган “Кызыл таң” гәзитендә дә бастырды.

Муса Мөлеков кечкенәдән әдәбият һәм журналистика белән кызыксына. Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керүе дә шул кызыксынудан. Югары уку йортында укыганда ук “Кызыл таң” гәзите белән хезмәттәшлек итә ул. Бу басмада гади хәбәрчедән башлап баш мөхәррир вазифасына кадәр зур һәм мактаулы юл үтә Муса ага. Шул арада әле ул 1972-1975 елларда Казан дәүләт университеты аспирантурасында белем алырга да мөмкинлек таба. Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә гыйльми эзләнүләр алып бара, Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты хакында кандидатлык диссертациясен яклый ул.

Соңгы 20 елга якын вакыт эчендә Муса Мөлеков Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар яшьләренә белем бирде. Аларны укытучылык хезмәтенә генә түгел, журналистика, язучылык һөнәрләре нечкәлекләренә дә ихлас өйрәтте ул. Тәҗрибәле һәм булдыклы остаз үзе дә фәнни эзләнүләрен туктатмый. Аеруча топонимика – урын, җир, сулыклар атамаларының килеп чыгышы кызыксындыра аны.

"Мин әле авылда мәктәптә укыган чакта ук төрле атамаларның кайдан, ничек килеп чыгулары хакында уйлана идем. Ә инде университетка укырга кергәч бу юнәлештә фәнни нигездә эзләнә башладым. Уфа атамасының килеп чыгышын да озак еллар өйрәндем. Ул урыс теленнән дә, саф башкорт теленнән дә ясалмаган ул. Нигезендә маҗар теле дә ята", ди Муса Мөлеков.

– Муса ага, Уфа атамасы чыгышын өйрәнүгә кызыксыну ничек туды?

– Минем өчен, гомумән, төрле атамаларны тикшерү кызыклы иде. Кечкенәдән үк шулай бу. Әле авылда яшәгәндә, мәктәптә укыганда ук, төрле сулар, елгалар, таулар исемнәре чыгышы турында уйлана идем. Ләкин белем җитми. Уфа турында кызыксынуым башкалага килеп университетта укый башлагач артты. Кешеләрдән сорап карыйм, үзем белән укыган талиплардан сорап карыйм. Берсе дә белми, ниндидер анекдотлар, мәзәкләр сөйләгән булалар, ә төгәл генә беркем бернәрсә әйтә алмый.

Мин бит тел белгече дә түгел, әдәбиятчы. Шуңа күрә махсус белешмәләр, тарихи китаплар укый башладым, беләсе килә бит Уфа исеменең ничек килеп чыгышын. Шулай тикшерә торгач Уфа атамасына 40-лап фараз барлыгын ачыкладым. Ләкин минем күңел булмады, һаман эзләнәм. Үзем тел белгече түгел, аспирантурага кереп, әдәбият буенча диссертация якладым. Әмма тел юнәлеше һаман үзенә тарта бит. Шуннан топонимия темасын сайладым. Безнең нәселдә күренекле телче-галимнәр булуы да мине бу фәнни эзләнүләргә этәргәндер, күрәсең. Тау-тау китаплар укыдым мин. Уфа атамасының чыгышына эзләнүләр дә, фаразларда күп, әмма алар берсе дә дөреслеккә туры килми.

Менә шул эзләнүләрнең берсенә тукталыйк. Мәскәү галиме Н.Дмитриев, мәсәлән, “Уфа” атамасы төрки сүзе “уба (оба)”дан алынган дип бара. Аның мәгънәсе таулы урын, курган, холм дигәнне аңлата. Башкорт телчеләренең күбесе шушы караш ягында. Күрәсең, бу күренекле тел галименең башкорт грамматикасын формалаштыруга керткән хезмәтенә хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннәндер...

Оба-уба төшенчәсе казахта да, нугайда да кабер өстендә ясалган калкулык, курган исәпләнә. Татарлар исә калкулык, биеклек, күбә булган урын дип карый. Гомумән, оба-уба төрки халыкларда һәм монголларда киң таралган табыну объекты буларак билгеле. Көнчыгыш Себер, Алтай халыклары тау үткелләрендә, күл һәм елга буйларында чуерташлардан биеклеге ике метр чамасы булган чүмәлә өеп, тау һәм су ияләренә ихтирам йөзеннән, аларның рухына табына, ялвара торган булган. Бу күренеш хәтта XX гасыр урталарына кадәр дәвам итә. Кайбер галимнәр әнә шул уба-оба сүзенә Уфа төшенчәсен дә охшатып шуннан чыккан дип белдерә. Әлбәттә, алай фаразлау иң җиңеле. Чөнки Уфаның да әйтелеше охшаш, аннан тегеләр кебек өч хәрефтән тора. Мин мондый фараз белән килешмичә һаман эзләндем. Уфа тавы биек, аны беркем дә өймәгән, ул калкулык кына түгел.

– Ә эзләнүләрне нинди юнәлештә дәвам итәргә булдыгыз?

– Мин үзем корган схема белән эш итәргә булдым. Сорауларым мондый иде: башкорт кабиләләренең ут күршеләре кемнәр булган? Алар нинди халык? Башта шуны ачыклау кирәк иде. Тарихтан күренүенчә, төньякта Көнбатыш Себер төрки-татарлары, көньякта – нугайлар, көнбатышта исә - дәүләт булып оешып килгән болгарлар. Болар барысы да төрки кавемнән. Гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре, хәтта дөньяга карашлары ягыннан охшашлар. Тел ягын әйтеп тә торасы юк. Күршеләрне барлаганда венгр-маҗарларны да исәптән чыгарып ташламыйбыз. Тарихта венгр-угыр-маҗарларның исеме телгә алына башлаган чорда алар Көнбатыш Себердә гомер кичергәннәр. Ә VII гасырның урталарында венгр-маҗарлар ата-бабалары яшәгән җирләрдән ерак сәфәргә кузгала. Әлеге хәлнең сәбәпләрен бүген маҗарлар үзләре дә, дөнья галимнәре дә төгәл аңлата алмый.

Көнбатыш тарафларына күченеш чорында әлеге Башкортстан җирләрендә дә яши маҗарлар. Агыйдел ярыннан ерак түгел генә Биш Уңгар авылын, Җилем елгасы буендагы Каварды авылын маҗарлар нигезләгәне турында фән белән ныгытылган фикерләр бар. Биредә яшәгәндә маҗарлар җирле халыктан күреп агачтан йортлар сала башлый. Елга буена салынган агач авылларны маҗарлар “уйфа” дип атаган. Тикшерә торгач шул ачыклана. “уйфа” сүзе ике тамырдан “уй” һәм “фа”дан ясалган. “Уй” башкорт теленнән елга-су дигәнне аңлата, ә “фа” төшенчәсе маҗарчадан алынган агач, агач корылма дигәнне аңлата.

Күптән түгел мин бер журналистның язмасында Дунайга коя торган бер елгадагы “уйфа” турында кызыксынып укыдым. Һәм бу сүз – ягъни “уйфа” атамасы – елга буендагы агач авыл минем эзләнүләремнең дөрес юлдалыгына ышанычлы бер дәлил булып ятты.

– Димәк, Уфа саф башкорт сүзе түгел?

– Түгел, башкорт сүзе түгел, ике тамырдан ясалган сүз ул. Әнә шул ике тамырдан ясалган моно сүз ул.

– Башкортлар Уфаны “Өфө” дип әйтә, татарча ул соңгы хәрефе үзгәртелеп “Өфе” дип тә әйтелә. Читтән Уфага килүчеләр Уфа һава аланына килеп төшкәч, аэропорт бинасы түбәсендә торган “Өфе” язуын күреп хәтта нинди өч шөреп сурәте тора анда, дип сорыйлар. Димәк, “Өфе” сүзе башкортчага яраклаштырылган гынамы?

- Чынлап та сәер әйбер ул. Телнең соңгы вакыттагы үзгәрешләре аркасында гына килеп чыккан сүз. Аңа кадәр гел “уйфа” дип йөртелгән ул. Маҗарлар Уфа тавы арасында елга читендә агачтан салынган авылны күргән. Шуннан аны “Уйфа” дип атаганнар. Уйфа сүзендәге “й” авазының төшеп калуын гадәттән тыш хәл дип карарга ярамый. Төрки-мишәр диалектында, мәсәлән, әле дә очратырга була ул күренешне. Ә “ф” авазы башкорт телендә бөтенләй булмаган. Моны безгә университетта укыганда күренекле башкорт галиме Җәлил ага Киекбаев төшендергән иде. Мин аңа шундый сорау бирдем: Сөйләшкәндә бу кыенлыктан ничек чыкканнар соң? – мин әйтәм. – Мырзам, гади халыкта бу һич кенә дә кыенлык тудырмаган. Аны “п”, “б” өннәре белән алыштырган: мәсәлән кабтан (кафтан), тупрак (туфрак), Патыйма (Фатыйма), пәрдә (фәрдә)...

– Муса ага, Уфа шәһәренә XVI гасырда урыслар нигез салган дип фаразлана. Моңа нинди фикердә Сез?

– Ясалма, уйдырма фараз ул. Урыслар килгәнче үк, биредә кешеләр яшәгән һәм Уйфа исемен йөрткән ул.

– Биредә элек-электән Башкорт дигән шәһәр булган һәм аңа инде хәзер 1,5 мең ел дигән фаразлар бар. Моңа ничек карыйсыз?

– Анысы да ялган. Алай тарихны төрле уйдырмалар белән бозарга ярамый. Тарихны гыйлемле галимнәр язарга тиеш, атамаларны яхшы әзерлекле телчеләр өйрәнсен. Шул чакта гына хакыйкать асылына җитәрбез.

* * * *

Муса Мөлеков фикеренчә, әле киләчәктә дә Уфа атамасы күп бәхәсләр уятачак, төрле фаразларга нигез бирәчәк. “Әлбәттә инде аны уйдырмалардан азат итү хәерле. Тарихчылар уйлап чыгарган һәртөрле ясалма фаразлар читтә торырга тиеш бу эштә”, ди татар галиме.
XS
SM
MD
LG