Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" диктантны Татарстанда әдәби бәйгедә җиңгән язучы, галим һәм түрә Әлфис Гаязов яздырды


Педагог Зифа Илбахтина әзерләгән "Ата тәрбиясе" әсәре сайланган иде.

Бүген, 27 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант яздылар. Ул онлайн һәм офлайн рәвешендә узды. Диктант Башкорт иярчен телевидениесе (БСТ) аша да күрсәтелде.

Диктант быел да өч төркемдә оештырылды. Башкорт телен камил белүчеләр, башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр һәм "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектта оештырылды.

Педагог Зифа Илбахтина әзерләгән "Ата тәрбиясе" дип аталган текстны педагогия фәннәре докторы, профессор, язучы, 2011-2015 елларда Башкортстан Республикасы мәгариф министры, 2015-2021 елларда Башкортстан Фәннәр Академиясе президенты, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов укыды.

Диктантны яза башлаганчы, БСТ каналы алып баручысы Наил Юнысов Тәтешле районында, Пермь крае Куян урта мәктәбендә һәм Уфа күп профильле көллиятләренең берсенә җыелган кешеләр белән турыдан туры элемтәгә чыкты.

Куян мәктәбе җитәкчесе Рәйсә Трапезникова "Исәнмесез, саумыз!" дип сәламләде.

Диалектта яздырылган диктант алдыннан Башкорт дәүләт университеты галиме, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов чыгыш ясап, "Диктантыбызның шушы варианты ата-бабаларыбыз инкыйлабка кадәр язган иске башкорт теленең нормасына таяна", диде.

Әлфис Гаязов быел Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында "Роман" жанры буенча I урын алды. Моңа кадәр аның драма әсәрләренең
икесе "Яңа татар пьесасы"нда I урынны алды, берсе – II урында, берсе Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста җиңү яулады.

Аларның барысы да татар телендә язуы турында белдергән иде Интертатка. Ул шулай ук Казан белән мөнәсәбәтләрне "байлык" дип атады һәм моны "югалтырга ярамый" диде.

"Казан белән мөнәсәбәтләрне югалтсак, кешеләрне кыен хәлдә калдырабыз. Без бу әйберләрне курыкмыйча алга чыгарырга һәм укучыларыбызга белдерергә тиешбез. Тарих ул бер яклы түгел, тарих ул күп яклы. Тарихны күп яклы итү – ул шәхесләр эше. Андый шәхесләр Казанда да булган, бездә Уфада да булган, башка җирләрдә дә булган. Алар бик матур итеп эшләгәннәр", диде ул.

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" 2020 елда диктантны язучы Марсель Сәлим яздырган иде, 2021 елда "Без – башкортлар" хәрәкәте активисты Альберт Исмаил яздырды. 2022 елда бу вазифаны Илеш районының Муса Гәрәев исемендәге башкорт тарихи мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нуриева башкарды. Былтыр диктантны Башкортстанның Яңавыл районы хакимият башлыгы Илшат Вәзигәтов укыды.

Башкорт телендә диктант язуда республика башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул диктантны Уфада "Патриот" хәрби-патриотик паркта язды. Чарада әлеге вакытта паркта хәрби җыеннарда булган Белорецки һәм Мәләвез районнары укучылары, Башкортстанның 10 мәктәбе мөдире катнашты. Текстны Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев укыды.

  • 2020 елда Башкортстан беренче мәртәбә "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздырды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдерде.
  • Узган җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG