Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда яшәүчеләр быел да башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында"  диктант язды


Батырша
Батырша

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант язучыларга “Батыршаның музеенда” тексты укылды. Текстта Батырша мәгърифәтче буларак кына тасвирлана. Аның татар халкының милли азатлык каһарманы, дини юлбашчысы булуы, Идел-Урал халыкларын көчләп чукындырудан саклап калуы турында берни әйтелмәде.

Бүген, 20 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант яздылар. Ул онлайн һәм офлайн рәвешендә узды. Диктант Башкорт иярчен телевидениесе аша да күрсәтелде.

Диктант быел да өч төркемдә оештырылды. Башкорт телен камил белүчеләр, башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр һәм "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектта оештырылды.

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант язучыларга Башкортстанның Балтач районындагы Батырша йорт-музее җитәкче сөйләгән сүзләрне яздырттылар. Ул "Батыршаның музеенда" дип атала. Диктантны Башкортстанның Яңавыл районы хакимият башлыгы Илшат Вәзигәтов укыды. Анда сүз музейга бүләк ителгән Батырша рәсеме турында бара.

Текстта Батырша мәгърифәтче буларак кына тасвирлана. Аның татар халкының милли азатлык каһарманы, дини юлбашчысы булуы, үз гомерен корбан итү бәрабәренә Идел-Урал халыкларын көчләп чукындырудан саклап калуы турында берни әйтелмәде.

Тарихтан билгеле булганча, 1755 елның җәй айларында Батырша хәзрәт Урал төбәгендә, үзенең туган авылы Карышбашта милләткә мөрәҗәгать – "Тәхризнамә"сен яза, соңыннан аны хөкем иткәндә, бу хат төп дәлил булып тора. Батырша хәзрәт милләтен басып алучыларга каршы көрәшкә күтәрелергә, аларга буйсынмаска, диннәрен дә, үзләрен дә кабул итмәскә өнди.

Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" 2020 елда диктантны язучы Марсель Сәлим яздырган иде, 2021 елда "Без – башкортлар" хәрәкәте активисты Альберт Исмаил яздырды. Былтыр бу вазифаны Илеш районының Муса Гәрәев исемендәге башкорт тарихи мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Нуриева башкарды.

Диалектта яздырылган диктант алдыннан Башкорт дәүләт университеты галиме, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов чыгыш ясап, "Диктантыбызның шушы варианты ата-бабаларыбыз инкыйлабка кадәр язган иске башкорт теленең нормасына таяна", дигән иде.

Быелгы диктантта башкорт телен камил белүчеләр өчен текстны Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов укыды. Моның өчен Равил Бикбаевның "Атайсалым (кече ватаным – ред.) – иң зур хәзинәм" тексты сайланган. Туган җиргә, төбәккә мәхәббәт һәм аны сагыну хисләре җиткерелә.

Башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләргә диктантны "Башкорт теле һәм әдәбиятының ел укытучысы – 2023" бәйгесендә җиңгән яшь укытучы Ильяс Сагынбек яздырды. Укытучы булу – табигатьтән бирелә дигән текстта укытучы һөнәренең авырлыгы һәм үзенчәлекләре тасвирлана.

  • 2020 елда Башкортстан беренче мәртәбә "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздырды. Республиканың төньяк-көнбатышында яшәүчеләр, татарча сөйләшәбез дип исәпләүчеләр моңа ризасызлык белдерде.
  • Узган җанисәп алдыннан Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәйде. Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG