Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мелитопольдәге оккупацион хакимият "Запорожец" машиналары чыгармакчы


ЗАЗ "Таврия", архив фотосы
ЗАЗ "Таврия", архив фотосы

"Без Русиядә яшәүчеләрнең "Москвич" машиналары кире кайтуны уңай кабул итүен күрәбез", дигән Запорожье өлкәсендәге Русия хакимияте вәкиле Владимир Рогов. Ул "Запорожец"ларны да шуның үрнәгендә чыгарырга мөмкин булыр иде дигән.

Мелитопольдәге Русия билгеләп куйган хакимият вәкиле белдерүенчә, әгәр урыс гаскәрләре Запорожьены алса, шәһәрдә "Запорожец" машиналары яңадан җитештерелә башларга мөмкин.

Ул моны Renault-ның Мәскәүдәге элекке заводында "Москвич" бренды белән машиналар чыгара башлау кебек эшләнәчәк, диде.

"Без Русиядә яшәүчеләрнең "Москвич" машиналары кире кайтуны уңай кабул итүен күрәбез, аларны яңа платформнарда, яңа дизайн һәм яхшы техник үзлекләр белән чыгара башларга әзерләнәләр", дигән Запорожье өлкәсендәге Русия хакимияте вәкиле Владимир Рогов. Аның сүзләрен ТАСС дәүләт агентлыгы китерә.

Рогов Запорожьедагы машина төзү заводында җитештерүне торгызырга мөмкин булачак дип саный.

Оешмада Волжски автозаводының Lada машиналарын, Renault Arkana һәм Kia-ның ике моделен җыйдылар. Алар Русиядә җитештерелгән машина комплектларыннан җыелды, 2022 елның февралендә сугыш башлангач, заводта эш туктады. Русиядә комплектлар җитештергән заводлар да эшчәнлеген туктатты.

Запорожье шәһәре Украина контролендә. 8 июньдә анда ил президенты Владимир Зеленский килеп китте. Фронтның ул өлешендә тынычлык.

8 июньдә Украина саклану министрлыгы вәкиле шәһәр янында Русиянең резервтагы хәрби бүлекчәләре иске Т-62 танклары белән саклану кора, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG