Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "Москвич" машиналары җитештерә башлаячаклар


Архив фотосы
Архив фотосы

“Москвич” машиналарын КАМАЗ белән хезмәттәшлектә «Рено Россия» заводында җитештерәчәкләр.

Бүген, 16 майда Renault-ның Русиядәге активларын Русия һәм Мәскәү хөкүмәтенә тапшырулары турында килешүләр имзаланды. Renault-ның АвтоВАЗдагы өлеше сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы карамагындагы "НАМИ" унитар оешмасына күчәчәк, "Рено Россия" заводы исә - Мәскәүгә.

КАМАЗ белән хезмәттәшлектә "Рено Россия" зводында "Москвич" машиналары чыгара башлаячаклар, бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте.

"Чит илдәге хуҗасы Мәскәүдәге Renault заводын ябарга булды. Бу аның хокукы, әмма без меңләгән кешелек хезмәт коллективының эшсез калуына юл куя алмыйбыз. Шуңа мин заводны шәһәр балансына алып, "Москвич" дигән тарихи бренд астында җиңел машиналар җитештерүне торгызу карары кабул иттем", диелә Собянинның блогында.

"Москвич" заводының төп технологик партнеры – Чаллы шәһәреннән КАМАЗ булачак. Беренче этапта эчке яну двигателе белән классик машиналар җитештерү оештырылачак, ә киләчәктә электромобильләр җитештерергә ниятлиләр диелә.

"Моннан тыш КАМАЗ һәм Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә без Русиядә күп күләмдә машина компонентлары җитештерүне җәелдерү өстендә эшлибез", дигән Собянин.

"Москвич" — 1930 елдан 2010 елга кадәр эшләгән, Совет берлегенең һәм Русиянең машина җитештерү заводы иде. 1998 елда оешма "Рено Россия" контроленә күчте һәм француз маркалы машиналар җитештерә башлады.

Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.

Сугышның беренче атналарында ук белгечләр санкцияләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр киләчәк дип фаразлаган иде.

Бу фаразлар чынга аша башлады да инде, аерым алганда 6 июньнән "АвтоВАЗ" Тольятти һәм Ижевскидагы мәйданнарында дүрт көнлек эш атнасы тәртибе кертә, ул өч ай дәвам итәчәк. Бу электрон компонентлар белән тәэмин итүдә дәвамлы кытлык булуы белән бәйле диелә. Тулы булмаган атнада эшләү тәртибе бөтен хезмәткәрләргә дә кагылачак.

Апрель ахырында рәсми сату үзәкләре хезмәткәрләренә сылтама белән "Газета.Ru" Русиядә автоматлаштырылган тизлек күчергечле LADA машиналары бетеп килүен хәбәр итте. Бу АвтоВАЗны алмаш детальләр белән тәэмин итүгә бәйле логистика чылбырлары бозылу сәбәпле булган диелә. Бу хәл ким дигәндә бер ел дәвам итәр дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG