Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Юстиция министрлыгы "Газаплауларга каршы комитет"ны ят агент дип атады


Оешма шөгыльләнгән соңгы шау-шулы эшләрнең берсе – Чечня хакимияте тарафыннан эзәрлекләнгән элекке хөкемдар Сәйди Янгулбаев гаиләсе эше. 

"Газаплауларга каршы комитет" хокук саклау берләшмәсе теркәлмәгән "ят агентлар" исемлегенә кертелде. Русия Юстиция министрлыгын исемлеге 10 июнь кичендә яңартылды.

"Газаплауларга каршы комитет" 2000 елда Түбән Новгородтан хокук саклаучы Игорь Каляпин тарафыннан булдырылды. Хәзерге вакытта Каляпин Русия президенты каршында Кеше хокуклары шурасы әгъзасы булып тора.

Комитет үз эшчәнлеге дәвамында кеше хокукын бозу турында 3100дән артык белдерү җыйган, җәзалау корбаннарына 285 миллионнан артык сум күләмендә компенсацияләргә ирешкән, 280дән артык җәзалау очрагын раслаган, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә 75 шикаятьне җиңгән.

Оешма шөгыльләнгән соңгы шау-шулы эшләрнең берсе – Чечня хакимияте тарафыннан эзәрлекләнгән элекке хөкемдар Сәйди Янгулбаев гаиләсе эше.

2015 елда Русия Юстиция министрлыгы инде "Газаплауларга каршы комитет"ны "ят агентлар" исемлегенә керткән иде. Шуннан соң оешма бетерелде, аның урынына "Газаплауларны булдырмау комитеты" ачылды, ләкин 2016 елда Юстиция министрлыгы аны да "ят агент" дип атады. Шуннан соң комитет Русиядә юридик зат булдырмыйча эшләп килде.

  • Русия юстиция министрлыгы "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегендә Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң "ят агент" медиа сайтлары Русиядә томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG