Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Guardian: Русиядә автомобиль җитештерү тармагы санкцияләргә каршы тора алмый


Ижауда АвтоВаз заводы
Ижауда АвтоВаз заводы

Сәбәбе – машина җиһазлары китерелмәве һәм бәяләрнең берничә тапкырга артуы.

Путинның Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русиядә машиналар базарында күпчелек детальләрне сатып алып булмый башлаган. Бу хакта The Guardian-га машина йөртүчеләр сөйләгән.

Басма Мәскәүдә машиналарны арендага бирү белән шөгыльләнүче Эльдар Гаджиев белән аралашкан. Ул бер машинасы ватылуы турында сөйләгән.

"Мишананы төзекләндерү чыгымы машина бәясенә чыгачак дип уйладым", ди ул.

Аңа кибеттә машина җиһазларын китерүне көтү берничә айга сузылырга мөмкин дип әйткәннәр. Шуңа да ул социаль челтәр аша кирәкле нөсхәләрне алырга карар кылган. Гаджиев бу детальләрне урланган дип саный. Нәтиҗәдә, аның машинасын төзекләндерү өчен чыгымнар, сугышка кадәрге вакыт белән караганда, сигез тапкырга кыйммәтрәк чыккан.

Мәскәүдә машиналарны төзәтү ширкәте җитәкчесе сүзләренә караганда, февраль азагында машина детальләре сакланучы үзәк складлар ябылган. Алдан сатып алынган җиһазларны да китермәгәннәр, акчасын кире кайтарганнар. Аның күзәтүләренә караганда, моңа кадәр 900 сумга сатып алып булган җиһазны сугыштан соң 7 мең сумга саталар.

Авиация өлкәсендә хәл тагын да катлаулырак булуы ихтимал диелә. Әлеге төзелештә эшләүчеләр сөйләвенчә, хәзер иске очкычлардан җиһазларны алып яңаларына урнаштыралар.

"Әгәр дә берни үзгәрмәсә, мин Русия авиация сәнәгате бер ел яшәячәк дип уйлыйм", дип белдергән авиатөзелеш ширкәте менеджеры.

Сугыш башланганнан соң, Русиядә "АвтоВАЗ" ширкәте ике айга эшен туктатырга мәҗбүр булды. Апрель аеннан июньгә кадәр хезмәткәрләрне корпоратив ялга, аннан мәҗбүри ялга җибәрделәр.

Җиһазлар җитмәү сәбәпле, алга таба Lada Granta машиналарында иминлек өчен мөһим функцияләр эшләмәячәк диелде. Аерым алганда, машинаны туктатуны блоклаучы систем – ABS һәм иминлек мендәре урнаштырылмаячак. Бүгенгә Тольяттида заводның һаман да ике линиясе эшләми.

3 марттан "Алабуга" махсус икътиад зонасында эшләүче "Соллерс Форд" үз эшен туктатты. Ул Татарстанда 2012 елдан бирле эшләп килде.

Украинада сугыш башланганнан соң Русиядә бер меңнән артык ширкәт үз эшен туктатты. АКШ һәм Европа берелеге русия оешмалары белән эшләүне тыючы яисә чикләүче санкцияләр кабул итүен дәвам итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG