Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Русия Харьковка кассетлы бомбалар белән һөҗүм иткән


Русия гаскәре һөҗүменнән соң Харьковтагы торак йорт
Русия гаскәре һөҗүменнән соң Харьковтагы торак йорт

Русия Украинага каршы сугышта “Град” һәм “Ураган” ракетларын киң куллана, алар идарә ителми һәм хәдәфләргә төгәл барып тими, еш кына хәдәфләрдән 100ләп метр читтә шартлый.

Русия гаскәрләре кассетлы бомбалар һәм идарә ителми торган ракетлар куллану сәбәпле, Харьковта йөзләгән сивил кеше һәлак булган. Бу хакта Amnesty International хокук яклау оешмасының дүшәмбе, 13 июньдә чыгарган хисабында әйтелә.

Харьковтагы торак районнарга кабатланган һөҗүмнәр – сайлап тормый гына һөҗүм итү нәтиҗәсе, һәм бу - сугыш җинаяте, дип белдерә хокук яклаучылар.

Amnesty International Русия гаскәренең күп тапкырлар кассетлы бомбалар һәм җәяүле гаскәргә каршы миналар куллануына кире кагылмастай дәлилләр бар, дип ышандыра, халыкара конвенцияләр аларны куллануны тыя.

Русия тыелган сугыш кирәк-яраклары кулланмыйбыз дигән иде.

Сугышның беренче көннәреннән Харьковның торак районнарына атышлар булды һәм бомбалар атылды, ике ай дәвамында туктаусыз һөҗүмнәр миллион ярым кеше яшәгән шәһәргә зур зарар китерде. Харьковның хәрби сивил хакимияте мәгълүматынча сугыш барышында шәһәрдә яшәүче 606 кеше һәлак булган, 1248 кеше яраланган.

Amnesty International хезмәткәрләре 160лап харьковлыдан сораштырган: алар арасында һөҗүмнәрдән җәрәхәтләнүчеләр дә, аларның шаһитләре, туганнары, яралыларны дәвалаучы табиблар бар. Шул рәвешле хокук яклаучылар Русиянең Харьковка сайлап тормыйча ясаган ким дигәндә 28 һөҗүмен документлаштырган.

Русия Украинага каршы сугышта "Град" һәм "Ураган" ракетларын киң куллана, алар идарә ителми һәм хәдәфләргә төгәл барып тими, еш кына хәдәфләрдән 100ләп метр читтә шартлый.

Йортлар бер-берсеннән берничә метр гына ераклыкта урнашкан торак районнарга мондый ракетлар һәм гадәти артиллерия куллану – котылгысыз рәвештә сивил кешеләр арасындагы күпсанлы корбаннарга китерә, дип искәртә оешма.

Кассетлы бомбалар тар-мар итүче элементлар белән җиһазландырылган, алар һавада шартлаганда йөзләгән дүрткел метр мәйданны зарарлый.

Тыныч кешеләрнең үлеменә китерүче, сивил инфраструктураны юк итүче тәртипсез атышлар - сугыш җинаяте булып санала. Мондый һөҗүмнәр өчен җаваплылар мәхкәмәгә тартылырга, ә җәрәхәтләнүчеләр һәм корбаннарның туганнары – компенсацияләр алырга тиеш, дип искәртә хокук яклаучылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG