Русия хәрбиләре Украинаның көнчыгышындагы Северодонецки шәһәрендә урам сугышлары барышында шәһәр үзәген яулап алган. Бу турыда Украина баш хәрби идарәсе белдерә. Луһански өлкәсе башлыгы Сергей Гайдай сүзләренчә, шәһәрнең 70 проценты хәзер Русия контролендә.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров шәһәрнең кешеләр яшәгән өлешен яулап алу турында ике атна чамасы элек үк белдергән иде. Әмма анда атышлар бүгенгә кадәр дәвам итте.
Хәзер Украина хәрбиләре күбесенчә шәһәрнең сәнәгат районнарын контрольдә тота. Анда берничә кеше атышлардан качып, "Азот" заводына сыенган.
Кичә Северодонецкины Украина контролендәге Лисичански белән тоташтыручы барлык күперләрнең җимерелүе турында хәбәр ителгән иде.
Русия бу шәһәрне дә утка тота. Һайдай сүзләренчә, узган бер тәүлек эчендә анда өч сивил кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган.
Донецки өлкәсендәге Бахмут шәһәренә дә һөҗүм бара.
Русия хәрбиләре Лисичански шәһәрен дә чолгап алырга тырыша. Шулай ук Славянскига таба да омтыла. Әмма Украина ягы белдерүченә, русияләр бу юнәлештә алга китә алмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!