Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәләбәй хәбәрләре" газетына ябылу куркынычы яныймы?


"Бәләбәй хәбәрләре" газеты
"Бәләбәй хәбәрләре" газеты

Башкортстанда "Бәләбәй хәбәрләре" газетын чыгаручы Габдулла Вафин үзенең җитәчесе, "Белебеевские известия" баш мөхәррире Светлана Шириня тарафыннан татар басмасын ябу максатында басым бару турында хәбәр итте. Баш мөхәррир дә, мәгълүмат чаралары агентлыгы вәкиле дә татар газетын ябу нияте булуны кире какты. Азатлык ике якның да фикерләрен белеште.

Бәләбәйдә татарча чыгучы "Бәләбәй хәбәрләре" район газеты урысча нәшер ителгән "Белебеевские известия"нең дубляжы булып тора. Анда урысча газеттагы рәсми хәбәрләрнең, мәкаләләрнең тәрҗемәләре, шулай ук татарча мөстәкыйль әзерләнгән мәкаләләр дә бирелә.

"Бәләбәй хәбәрләре"ндә бер кеше – дубляж мөхәррире Габдулла Вафин эшли, ул "Белебеевские известия"нең баш мөхәррире Светлана Шириняга буйсына. Габдулла Вафин Азатлыкка белдерүенчә, татарча газетны бетерү өчен баш мөхәррирдән басым бара.

Габдулла Вафин
Габдулла Вафин

— Мин газетка эшкә 2019 елда килдем. Миңа кадәр тираж 384 данәгә калган, шул сәбәпле, ябарга дип карар ителгән булган. Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов Уфага барып, "Башкортстан нәшрияты" җитәкчесе белән сөйләшеп кайткан. Анда газет 500дән ким тираж җыйса, ябарга дигән уртак фикергә килгәннәр. Мин эшли башлагач без ул тиражны җыйдык. 2020 елда мөхәррир булып Светлана Шириня килгәч татарча газетны бетерү эшенә тотынды, — ди Вафин.

Вафин сүзләренчә, татарча басманы саклап калу өчен ул төрле оешмалар белән эш алып барган, аларны "Бәләбәй хәбәрләре"нә яздырган, яңа баш мөхәррир Светлана Шириня исә ул оешма җитәкчеләренә татарчага язылмаска кушкан.

— Миңа бу хакта әйтмәвемне үтенеп, берничә оешма җитәкчесе сөйләде. Тора-бара Шириня үз теләгем белән эштән китәргә кушты, мин риза булмагач, турыдан-туры басым ясый башлады. Авылларга чыгарга редакция машинасын бирми, татарча газетка күпме кеше язылганын да яшерә. Сорасам "Ул сиңа кирәкми", дип җаваплый. Тираж аз җыелса, мин бит басманы тарату өчен ныграк эшләргә мәҗбүр булам, шундый юл белән, абунәчеләр җитәрлек булмау сәбәпле яптыру өчен тырыша дип уйлыйм. Соңгы чорда эш вакытында авылларга чыгармый, халык белән очрашуны да тыя башлады. Эштән соң, ял көннәрендә йөр ди. Мин татарча газетны саклау өчен ял көннәрендә йөрим. Татар газеты беткәч, урысчасының тиражы артыр дип уйлый булса кирәк. Имеш, мин урыс басмасы өлешенә керәм. Ә бит безнең күпчелек укучы — авылда яшәүче өлкән буын. Алар урысча укымый. Инде килеп мине алыштырыр кеше эзли башладылар. "Белебеевские известия" татар газетында эшләү өчен хезмәткәр таләп ителүе турында ике санда игълан бастырды. Миңа каршы җыелыш уздырды, анда мине чакырмадылар. Алар арасында Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Дамир Хәбибрахманов һәм Бәләбәй татарлары конгрессы җитәкчесе Рәсүл Гәрәев тә булган. Чарага мине кертмәделәр, — диде Азатлыкка Габдулла Вафин.

Вафин район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев янына да керүен, аның бу мәсьәләне тикшерергә ышандыруын да әйтте.

Баш мөхәррир Светлана Шириня исә Азатлык белән сөйләшүдә "Бәләбәй хәбәрләре"н ябу нияте булуын кире какты.

— Татар телендәге газетны ябу нияте турындагы сүзләр дөреслеккә һич тә туры килми. Безнең төп проблем — татар телле газет мөхәррире Габдулла Вафинның тиешенчә эшләмәве. Ул укучылар санын арттыру өчен дә, үз язмаларының сыйфатын яхшырту өчен дә һич тырышмый. Ул эштән китсә дә, татар телле газет ябылмаячак, бу вазифага минем инде берничә намзәт бар. 3-4 ай элек Вафин уку елы тәмамланганнан соң Казанга күченәчәген, анда эш урыны булуын әйткән иде. Ул киткән очракта, мин җитәкче буларак, аның урынына кем эшләячәген кайгыртырга тиешмен бит", — диде ул.

Светлана Шириня редакциядә баш мөхәррир булып ике ел эшләвен һәм шул чорда татарча басманың да, урысчасының да тиражы 1,5 тапкырга артуын әйтә. Татарча басмага кимендә 320 абунәче яздыру планы йөкләнгән булса, 2022 елның беренче ярты елында "Бәләбәй хәбәрләре" 500гә якын данәдә чыга. "Белебеевские известия"нең бу ярты елда тиражы 3500гә якын.

— Вафинга татарча басманың тиражын ныграк арттыру максаты куйган идек. Әлегә нәтиҗәсе күренми. Күбрәк үзенең туган авылына кайтып, шундагы ике-өч авыл турында гына яза. Редакция машинасын бирү проблемы юк. Кая баруын әйтсен, эш планы белән таныштырсын да, барып эшләсен генә, — ди баш мөхәррир.

Узган атна ахырында Бәләбәй татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре җыелып татар газеты язмышын тикшерде. Оештыручылар сөйләшүгә Светлана Шириняны һәм район татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Артур Садыйковны да чакыруларын әйтә, әмма алар очрашуга килмәде. Чараны татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов алып барды.

Бәләбәй татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре очрашуы
Бәләбәй татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре очрашуы

Шунысы сәер, татар газетына басым ясаган Светлана Шириняга Бәләбәй татар конгрессы җитәкчесе Рәсүл Гәрәев Дөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырды. Ни өчен? Татар газетына ясаган басым өченме? Һич аңламыйм", диде Габдулла Вафин.

Рәсүл Гәрәев
Рәсүл Гәрәев

Районның татар конгрессы җитәкчесе Рәсүл Гәрәев: "Рәхмәт хатын мин түгел, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бирде", дип җавап бирде. Габдулланың Шириняны Казанда кайдан беләләр дигән соравына ул җавап бирә алмады.

Чараны алып барган Нөрмөхәммәт Хөсәенов "Бәләбәй хәбәрләре" газетына яздырмау турында үз күзәтүләре белән бүлеште:

Нөрмөхәммәт Хөсәенов
Нөрмөхәммәт Хөсәенов

— Миңа укытучылар татар газетына язылмаска кушылуы турында әйттеләр. Имеш, урыс телендәге газетка комачаулык итә. Элегрәк тә татар газеты тираж җыймасын өчен ике тапкыр каршылыклар булган иде. Җәмәгатьчелек күтәрелгәч Светлана Шириня татар газетына ярдәм итәргә, тиражын бер меңгә җиткерергә ышандырды, тик сүзендә тормады. Монысы өченче тапкыр басым ясау. Газетка гына түгел, аны сакларга тырышкан кешегә дә басым бара, — диде Хөсәенов.

Утырыш килеп туган хәлне аңлатып район башлыгына мөрәҗәгать җибәрергә килеште.

Габдулла Вафин Азатлыкка әлеге каршылыклар уңаеннан прокуратурага һәм Башкортстанның матбугат агентлыгына хат әзерләвен дә хәбәр итте.

Башкортстанның матбугат һәм мәгълүмат чаралары агентлыгының басма матбугат чаралары бүлегенең баш белгече Зөһрә Заманова Азатлыкка "бернинди ябу да булмый" дип белдерде. "Мондый әйбернең буласы юк. Күптән түгел узган Медиа җыенда да милли басмаларның санын киметү булмый, киресенчә, аларга игътибарны арттыру кирәк дип сөйләштек. "Бәләбәй хәбәрләре" газеты мөхәррире белән сөйләшербез", диде ул. Заманова шулай ук "тираж җыю кирәк инде" дип тә өстәде. 17 июньгә "Бәләбәй хәбәрләре" пландагыдан 98 процент тиражны җыйган.

Белешмә: Республикадагы тәүге район газеты Бәләбәйдә 1917 елда чыга башлый. Заманында 10 мең тираж белән чыккан урыс телендәге "Белебеевские известия" бүген 3325 данә булып чыга. 4 меңгә якын укучысы булган "Бәләбәй хәбәрләре" 500 данәдә чыга. Әлеге каршылыклар белән барган матбугатка язылу чорында 9 июньгә нибары 247 кеше язылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG