Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәйдә милли басманы саклау өчен Балтыйк буе халыклары тәҗрибәсе кулланыла


Башкортстанның Бәләбәй районында 100 ел буе чыгып килгән татар газеты "Бәләбәй хәбәрләре", тираж җыя алмау сәбәпле, ябылу куркынычы алдында калды. Милли басма язмышына битараф булмаучылар, тиражны арттыру өчен, газетны берничә данәдә ала башлаган.

Бәләбәй районы татарлар күпләп яшәгән төбәк булмаса да, 90-нчы еллардагы милли күтәрелеш чорында ул зур эшләре белән танылды. Башкортстанда 1989 елда Татар иҗтимагый үзәге оешу белән аның тәүге бүлекчәсе Бәләбәйдә ачылды. Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең “Җидегән” исемле газетының тәүге саннары да Бәләбәйдә нәшер ителде. Казанда Дөнья татар конгрессы оешу белән аның Башкортстан бүлеге булдырылганчы ук Бәләбәйдә җирле конгресс төзелде. Татарстаннан читтәге беренче татар гимназиясе дә Бәләбәйдә ачылды.

Милли эшләр белән танылган, бар республикага үрнәк булган Бәләбәй бүген исә башка районнар кебек үк тынып калды. Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов вазифасыннан алынды, Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге рәисе Мәҗит Кәримов бакыйлыкка күчте.

Районның 100 елдан артык чыгып килүче татар газетының язмышы да кыл өстендә. Ул икенче яртыеллыкта зур авырлыклар белән генә сакланып калган. Болар хакында “Бәләбәй хәбәрләре” газеты баш мөхәррире, шагыйрә Зәйфә Салихова сөйләде.

Зәйфә Салихова
Зәйфә Салихова

“Без “Бәләбәй хәбәрләре” исемле татарча район газетын көч-хәл белән генә саклап кала алдык. Газетның тиражы нибары 384 данә булып калган иде. Безгә аның икенче яртыеллыктан ябылачагы турында фәрман да килгән иде. Шуннан бездән вәкил булып татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов Уфага барып, “Башкортстан нәшрияты” җитәкчесе белән сөйләшеп кайтты. Анда газет 500дән ким тираж җыйса, ябарга дигән уртак фикергә килгәннәр. Без тиз арада Бәләбәй Татар иҗтимагый үзәгенең чираттан тыш утырышын җыеп, әлеге мәсьәләне күтәрдек. Анда башкорт җәмәгатьчелегеннән дә вәкилләр катнашты.

Оешмалар буенча соранып йөреп, берәмтекләп диярлек яздырып, тиражны 534 данәгә җиткерә алдык

Шәһәр һәм район татарлары һәм башкортлары өчен 1917 елдан бирле чыгып килгән “Бәләбәй хәбәрләре”, шулай ук башкорт телендәге “Бәләбәй хәбәрзәре” газетларының 2019 елның икенче яртыеллыгыннан бары тик электрон вариантта гына калачагы турында әмер килүен милли җанлы, милли гамьле татарлар туган телгә чираттагы бер кизәнү итеп кабул итте. Нурмөхәммәт белән оешмалар буенча соранып йөреп, берәмтекләп диярлек яздырып, тиражны 534 данәгә җиткерә алдык.

Башкорт телендә чыгучы “Бәләбәй хәбәрҙәре” дә безнең язмышка дучар булып, аларга да ябылу турында әмер килгән иде. Алар тираж җыя алмадылар һәм икенче яртыеллыктан башкортча басма газет бетерелде. Алар интернет сәхифәләрен генә алып бара.

– Газетның тираж җыя алмавының төп сәбәпләре нидә?

– Башта басма шәһәр һәм район өчен аерым чыгып килде, аннары ул, берләштерелеп, шәһәр-район өчен бер газетка әйләнде. Татарлар күп яшәгән авылларда – Мәтәүбаш, Тузлыкуш, Яңа Сарай, Байморза, Акбасар, Ирек – аны һәр өйдә алдырып, гаиләдә, башта мин укыйм, аннан соң син укырсың дип, бер-берсенең кулыннан тартып алып укыйлар иде.

Райондагы бер генә татар авылында да унбер еллык мәктәп калмады

Тормыш, сәясәт үзгәргән саен, вакытлы матбугатка да караш үзгәрде, елдан-ел почта хезмәтләренә хаклар артты, мәктәпләре ябылган, мәдәният учаклары сүнгән авыллар бичара бер хәлдә калды. Райондагы бер генә татар авылында да унбер еллык мәктәп калмады. Иң зур татар авылы булган Тузлыкушта бөтенләй бетерелде, икенче зур авыл – Мәтәүбашта тугызьеллык мәктәп калды. Ярый әле Бәләбәй шәһәрендә татар гимназиясе бар. Эшсезлек, эчкечелек, зәвыксыз телетапшырулар әсирлегендә тыпырчынган бериш халык битарафлык-гамьсезлек чире белән интегә. Ана теле исә гомер буе кыерсытылып килде, соңгы елларда укыту юк дәрәҗәсенә җитте, авыл яшьләрен шәһәрләр йоту сәбәпле, туган телен белмәгән ата-аналар буыны үсте.

Сер түгел, бүген авылдагы татар әби-бабае янына кайткан оныклар татарчага өйрәнмиләр, үзләре аларны урысчага өйрәтеп китәләр. Газетның башыннан-азагына кадәр укыган әти-әниләр буыны китеп барды. Шушы сәбәпләр аркасында, әлбәттә, газетның тиражы елдан-ел кими һәм ул икътисади яктан зыянлы булып чыга. Тираж юк икән, аңа нигә акча сарыф итәргә? Төп сәбәп менә шул. Урыс телендәге газетның дә хәле мактанырлык түгел. Бүген ул 3235 данә булып чыга. Заманында ул ун меңнән артык, без берничә мең тираж җыя идек.

90-нчы елларда Балтыйк илләрендә яңа туган газет-журналларны саклау өчен икешәр данәгә язылучылар булуы турында ишеткән идек

Әйе, хәзер бар нәрсә акча белән үлчәнә, әмма ләкин туган тел, дин, иман, моң кебек бернинди акчалар белән дә үлчәнми торган кыйммәтләрне юк итәргә хакыбыз юк. Һәм, Аллаһка шөкер, алар сагында торган милләтпәрвәрләребез бар. Без 90-нчы елларда Балтыйк илләрендә яңа туган газет-журналларны саклау өчен икешәр данәгә язылучылар булуы турында ишеткән идек. Бүген үзебез шул хәлдә. Мәсәлән, Нурмөхәммәт Хөсәеновның туганнарына яздыруы, үзенең гаиләсенә ике газет килүен беләм, Тузлыкуш авылында яшәүче Камил Фазлый да ике газет алдыра. Үзем дә, туганнарны үз акчама яздырудан тыш, ике санга язылдым. Андыйлар районда тагын бар дип беләм", диде Зәйфә Салихова.

Бәләбәй районында яшәүче 59 мең кешенең 13600-ләбе татар, 7400-ләбе башкорт санала. "Бәләбәй хәбәрләре"нә айна ике мәртәбә чыга. Ярты елга язылу бәясе 242 сум.

Нурмөхәммәт Хөсәенов газетның тиражы кимү сәбәпләренең берсе дип аның югарыдан төшерелгән текстлар һәм рәсми язмалар бастырырга мәҗбүр ителүен атый.

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

“Мин газет мөхәррире белән дә, үзем генә дә күп кешеләрне, оешмаларны йөреп чыктым. Әлегә сакланып калдык. Газетка нигә язылмаулары турында да сораштым. Күпчелек мәгълүматны интернеттан алуларын әйтте. Газетның эчтәлеген дә уйларга кирәктер. Белүемчә, редакция өстән төшерелгән һәм рәсми язмалар бирергә мәҗбүр. Ләкин өченче-дүртенче битләр андый рәсмилектән буш дип беләм. Аларда райондагы татар авыллары язмышы, сакланып калу юллары, милләт, мәгариф проблемнарын күтәрәсе иде. Газет район турында яза, ә шул ук вакытта район хакимияте газетка ярдәм итми, битарафлык күрсәтә.

Федераль үзәк үткәргән сәясәткә каршы торырлык, кысылган саен ныгыган буын какшады

Икенче сәбәбе – милли үзаң. Туган телдә укыту сәгатьләре кимеде һәм сыйфаты төште. Телне куллану даирәсе тарая. Милли үзаң түбән. Федераль үзәк үткәргән сәясәткә каршы торырлык, кысылган саен ныгыган буын какшады. Шулай да яшәргә, сакланырга кирәк. Без сентябрь аенда җыелып, милли хәрәкәтне яңарту, газетны саклау турында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырырга дип торабыз”, диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.

“Бәләбәй хәбәрләре” газетын гаиләгә берничәне алдыручылар арасында Тузлыкуш авылында яшәүче юмор остасы, язучы Камил Фазлый да бар. Ул Азатлыкка фикерләре белән бүлешеп, газетсыз яши алмавын, аны яшәтү өчен пенсия акчасына берничәне алдыруын сөйләде.

Камил Фазлый
Камил Фазлый

“Мин татар телендә чыгучы “Бәләбәй хәбәрләре”н ике данә алдырам. Тираж бетеп, бөтенләй мәрхүм булмасын дип. Хатын белән тарткалашасы юк, ул үзенекен, мин үземнекен укыйм. Шуңа өстәп урысча чыгучы “Белебеевские известия”не дә алдырам. Башкортча чыгучы “Бәләбәй хәбәрзәре”н дә алдыра идем, ул мәрхүм булды. Газет укырлык, эчтәлеге миңа ошый. Халык нигә язылмыйдыр, аңлый алмыйм. Үземнең газетларны укып чыккач, көтү куганда күршеләремә таратам. Күршеләрем Фәнил, Рәмис, Радик һәм Флүр миннән алып рәхәтләнеп укып баралар, ләкин үзләре язылмыйлар. Ашамасам, ашамыйм, барыбер язылачакмын”, диде Камил Фазлетдинов.

XS
SM
MD
LG