Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйны Покровтагы колониядән алып киткәннәр


Алексей Навальный
Алексей Навальный

"Алексей хәзер кайда һәм аны нинди колониягә алып киткәннәр – белмибез", дип яза аның сүзчесе Кира Ярмыш.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны Покровтагы төзәтү колониясеннән алып киткәннәр. Бу хакта Twitter-да аның сүзчесе Кира Ярмыш хәбәр итте.

"Аның янына килгән адвокатны 14:00 сәгатькә кадәр тотып торганнар, соңрак "Андый хөкем ителүче юк", дигәннәр. Алексей хәзер кайда һәм аны нинди колониягә алып киткәннәр – белмибез", дигән Ярмыш.

Алексей Навальный Владимир өлкәсендәге Покров шәһәрендәге колониядә 2021 елдан бирле утырды. Ул "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.

22 мартта Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.

Навальныйга каршы ачылган яңа җинаять эшенә чыгарылган хөкем карары үз көченә кергәннән соң, ул кырыс тәртипле колониягә күчерелергә тиеш иде. 24 майда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе сәясәтченең аппеляция шикаятен кире какты һәм хөкем карары үз көченә керде.

Навальный үзен Владимир өлкәсендәге Мелехово бистәсендә урнашкан 6нчы кырыс тәртипле төзәтү колониясенә күчерәчәкләрен хәбәр иткән иде. Үзе әйтүенчә, бу хакта аңа әлеге колония тоткыннары сөйләгән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG