Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстан чигенә нокта куелды. Бәхәсле 200 һектар җир хәл ителгән


Чуашстан белән дә бәхәсле җир кишәрлекләре дә хәл ителгән, ләкин күрше республика җирлегендә Татарстанның 5 анклав җире кала.

Татарстан Башкортстан һәм Чуашстан арасындагы чик мәсьәләләрен хәл итте. Бүген, 15 июньдә, Дәүләт шурасы бу хактагы килешүне раслады. Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Чуашстан башлыгы Олег Николаев белән әлеге документны имзалаган иде.

Татарстан белән Башкортстан арасындагы чик 498 чакрымны тәшкил итә. Сүз Актаныш, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнары турында бара.

Җир һәм мөлкәт министры Фәнил Әһлиуллин белдерүенчә, тикшерү барышында 66 проблем урын ачыкланган. Аерым алганда, 200 һектар бәхәсле, 350 һектар исәпкә алынмаган җир кишәрлеге булган. Мәсәлән, Мөслим районында 7 һектар, Актанышта – 114 һектар мәйдан бәхәсле булып саналган.

"Аерым игътибар торак пунктлары янында җирле халыкның хуҗалык эшләре алып барган бәхәсле җир кишәрлекләренә бирелде. Татарстанның торак җирлекләре һәм сәнәгать объектлары башка республика составына күчерелмәде", диде ул.

Чуашстан белән Татарстан чигендә 122 проблем җир кишәрлеге ачыкланган. Килешүдән соң, Татарстанның күрше республикада биш анклав җире расланды. Аларга Татарстан финанс һәм инфраструктура ягыннан ничек ярдәм итәчәген әйтә алмадылар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов финанс министрлыгына һәм салым хезмәтенә бу сорауны өйрәнергә кушты. Әлеге килешүләрне ул дистә елга сузылган мәсьәлә иде дип искә алды.

Бүген Татарстанның Киров, Самар, Ульян өлкәләре һәм Удмуртия белән чикләре төгәл билгеләнмәгән булып кала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG