24 февраль - Русия сугыш башлаганнан көннән бирле, хокук яклау оешмалары һәм волонтерлар Украинада 10 меңләп сугыш җинаятен документлаштырган, алар өчен Русия җитәкчелеге һәм хәрбиләре җавап тотарга мөмкин, дип яза "Верстка" басмасы.
Хәрбиләрнең кешелеккә каршы җинаять кылу билгеләре бар дип бәяләнгән гамәлләрен "Путинга трибунал" хәрәкәтенә берләшүчеләр: волонтерлар, адвокатлар һәм хокук яклаучылар терки, алар көн саен Русия гаскәреннән азат ителгән җирләргә бара диелә.
Хәрәкәт әгъзалары Русия солдатлары кылырга мөмкин булган 9685 җинаятькә дәлилләр туплаган: волонтерларга бу белешмәләрне зыян күрүчеләр яки шаһитләр биргән.
"Русия сугыш җинаятьләрен сугыш алып бару алымы буларак куллана. Шуңа аларның саны да күп, алар төрле һәм бу җинаятьләрне кылу дәвам итә. Без теркәргә генә җитешәбез. Моның өчен бердәм методология-скрининг кулланабыз. Бу – нәрсә булуы турында аңлатып, вакыйганы кыскача тасвирлау", дип сөйләгән хәрәкәт әгъзасы, Украинаның сивил ирекләре үзәге башлыгы, хокук яклаучы Александра Матвийчук.
Хокук яклаучыларның белешмәләренә күрә, хәзерге вакытта иң күп җыелган дәлилләр - украиннарның мөлкәтләренә зыян салу турында, шундый 3170 хәбәр тупланган. Икенче урында – сивил объектларга һөҗүм итү, шундый 2395 очрак теркәлгән.
Хәрәкәт әгъзалары мәгълүматынча, Украинадагы тарихи һәйкәлләргә, хастаханә һәм һоспитальләргә, белем бирү һәм дини оешмаларның биналарына кимендә 720 тапкыр һөҗүм ясалган.
Моннан тыш, 605 тапкыр Русия гаскәре һәдәфләрне сайлап тормый гына һөҗүм иткән диелә, сүз "Смерч", "Солнцепек", "Буратино" кебек системнардан, кассетлы бомбалардан һөҗүм турында бара. Өч мәртәбә химик корал куллану турында хәбәр ителгән.
"Путинга трибунал" сивил кешеләрне урлауның 432ләп очрагын документлаштырган. 173 тапкыр сивил затларны аңлы рәвештә үтерү, 90 тапкыр имгәтү очрагын хәбәр иткәннәр. Сораштырылучылар 54 мәртәбә сивил һәм хәрби затларны җәфалаулары, рәхимсез мөнәсәбәттә булулары турында әйткән. Кимендә өч мәртәбә сүз көчләү турында барган.
"Зыян күрүчеләр арасында бер хатын-кыз, төркем белән көчләнүгә дучар булган бер ир һәм баланы җенси көчләүгә бәйле берничә очракка шаһит ир бар", ди Александра Матвийчук.
Хәрәкәт зур күләмдә чит милекне үзләштерүнең 119 очрагын теркәгән. 62 мәртәбә шәһәрләрне һәм торак пунктларны талаулары, кимендә 80 мәртәбә торак пунктларны һәм сивил инфраструктураны миналаулары хәбәр ителгән.
Хәрби объектлар урнашмаган шәһәр-авылларга һөҗүмнәрнең 81 очрагы теркәлгән.
Һуманитар ярдәм складларына, һуманитар конвойларга һәм коридорларга 28 мәртәбә һөҗүм итү булган диелә.
Кимендә тугыз тапкыр су, ризык китерүче һуманитар миссияләргә комачаулаулары, бу запасларны юк итүләре турында җиткергәннәр. Сивил затларны тере калкан итеп куллануның 24 очрагы теркәлгән, дип яза басма.
Русия хәрбиләре кылырга мөмкин булган җинаятьләргә дәлилләрне хәрәкәт Халыкара җинаять мәхкәмәсенә тапшырырга ниятли. Моннан тыш "Путинга трибунал" гаепләнүчеләр өстеннән халыкара һибрид трибунал оештыруны тәкъдим итә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!