Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста һәр көн Украинаның бер меңләп хәрбие һәлак була яки яралана


Яраланган украин хәрбиен эвакуацияләү, 10 июнь 2022 ел
Яраланган украин хәрбиен эвакуацияләү, 10 июнь 2022 ел

Югалтуларга карамастан, Украинаның Донбасста сугышу өчен көче бар, ил бер миллион кешене мобилизацияләгән һәм тагын ике миллион кешене сугышка алу мөмкинлеге бар диелә.

Украинаның Донбасстагы югалтулары – һәр көн меңләп кеше, моңа һәлак булучылар да яраланучылар да керә. Бу хакта АКШка сәфәрендә Югары раданың "Слуга народа" фракциясе җитәкчесе һәм Русия белән тынычлык сөйләшүләрендә Украина делегациясе башлыгы буларак катнашкан Давид Арахамия белдерде, дип яза Axios.

Арахамия сүзләренчә соңгы ике атнада югалтулар саны шактый арткан һәм көн саен 200-500 солдатны тәшкил итә.

Май ахырында Украина президенты Владимир Зеленский Донбасста һәр көн 100 украин хәрбие үлә, кимендә 500-е яралана дигән иде.

Югалтуларга карамастан, Украинаның Донбасста сугышу өчен көче бар дип саный Арахамия. Аның әйтүенчә, Украина бер миллион кешене мобилизацияләгән һәм тагын ике миллион кешене сугышка алу мөмкинлеге бар. Әмма аларны коралландырырга кирәк, дип белдергән Арахамия.

Русия белән тынычлык сөйләшүләренә килгәндә, Арахамия әйтүенчә, Украина делегациясе әгъзалары һәр көн Русия ягы вәкилләре белән телефоннан сөйләшеп тора. Әмма, аның әйтүенчә, Украинананың сөйләшүләрдәге позициясе "чынлыкта шактый йомшак". "Без мондый позициядә булганда сөйләшүләр өстәле артында утырырга теләмибез. Безгә ничек тә вакыйгаларны кире борырга кирәк. Җирләрне кире кайтару өчен Украина хәрбиләре каршы һөҗүмгә күчәргә тиеш", дигән Арахамия.

Элегрәк Украина президенты берничә мәртәбә АКШтан һәм НАТО илләреннән Украинаны корал белән тәэмин итүне, шул исәптән авыр артиллерия бирүне тизләтүне сорады.

Украина президенты киңәшчесе Михаил Подоляк ил гаскәренә фронтта Русия белән тигезләшү өчен берничә мең берәмлек авыр техника, аерым алганда 155 миллиметрлы калибрлы 1000 гаубица, 300 дәррәү ату реактив системы, 500 танк, 2000 берәмлек ныгытылган техника һәм 1000 дрон кирәк, дип белдергән иде. Бу Германия яки Британия гаскәрендәге коралларга караганда да күбрәк.

15 июньдә АКШ президенты Джо Байден Киевка миллиард долларлык яңа ярдәм җыелмасы бирүне игълан итте, анда артиллерия җибәрү дә кергән.

Сугыш барган шартларда ике илнең югалтулары турындагы мәгълүматларны бәйсез тикшерү мөмкин түгел. Күптән түгел Көнбатыштагы чыганакларына сылтама белән мәгълүмат чаралары Русия гаскәренең югалтулары турында хәбәр иткән иде. ВВС-ның Көнбатыш күзләү хезмәтендәге әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, 24 февральдән башлап Русиянең 20 меңләп хәрбие һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG