Accessibility links

Кайнар хәбәр

Подоляк Украинага җиңү өчен күпме авыр корал кирәк булуын яза


Американың Украинага биргән М777 артиллерия коралы
Американың Украинага биргән М777 артиллерия коралы

Украина гаскәренә фронтта Русия белән тигезләшү өчен 155 миллиметрлы калибрлы 1000 гаубица, 300 дәррәү ату реактив системы, 500 танк, 2000 берәмлек ныгытылган техника һәм 1000 дрон кирәк диелә.

13 июньдә Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Twitter-да Украина гаскәренә фронтта Русия белән тигезләшү өчен берничә мең берәмлек авыр техника, аерым алганда 155 миллиметрлы калибрлы 1000 гаубица, 300 дәррәү ату реактив системы, 500 танк, 2000 берәмлек ныгытылган техника һәм 1000 дрон кирәк, дип белдерде.

Подоляк фикеренчә, бу кадәр техника белән тәэмин ителсә, Украина җиңәчәк.

Подоляк 15 июньдә Брюссельдә булачак очрашуда саклану министрлары контакт төркеме уңай карар кабул итәр дип өметләнүен әйткән.

Украинаны корал белән тәэмин итү илгә Русия гаскәрләре бәреп кергәнче үк башланган иде, әмма сугыш башлангач, аларның күләме артты, кайбер илләр авыр техника бирә башлады.

9 майда АКШ президенты Джо Байден "2022 елда Украина демократиясен яклау өчен ленд-лиз турындагы канун"ны имзалады.

Украина ким дигәндә 100 данә Switchblade 300 дроны, 10лап Switchblade 600 дроны, берничә Ми-17 боралагы һәм 108 данә M777 артиллерия коралы алды да инде.

Дүрт HIMARS дәррәү ату реактив системын июньдә җибәрергә ниятлиләр.

6 июньдә Британия саклану министры Бен Уоллес Украинага M270 дәррәү ату реактив системы биреләчәген белдерде.

Польша, Чехия һәм Болгарстан Украинага төрле комплектациядәге 200дән артык Т-72М танклары җибәрде.

Германия һава һөҗүменнән саклаучы IRIS-T заманча системы бирәчәген әйтте. Ул Украинага 2022 елның ахырында тапшырылачак.

Киевта корал белән тәэмин итүне тизләтергә һәм кораллар исемлеген киңәйтергә чакыралар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG