Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция, Германия һәм Италия җитәкчеләре Киевка килде


Эммануэль Макрон, Олаф Шольц һәм Марио Драги
Эммануэль Макрон, Олаф Шольц һәм Марио Драги

Киевка килгәч Макрон, сәфәрнең төп максаты – Европаның Украинага теләктәшлек белдерүен күрсәтү, диде.

Германия, Италия һәм Франция җитәкчеләре Русия 24 февральдә сугыш башлаганнан соң беренче мәртәбә Украинага килде.

Франция президенты Эммануэль Макрон, Германия канцлеры Олаф Шольц һәм Италия премьер-министры Марио Драги Киевка пәнҗешәмбе, 16 июнь иртәсендә килеп җиткән. Алар поездда килгән – сугыш сәбәпле Украина күгендә очышлар тыелган. Пәнҗешәмбе иртән Германия канцлеры, Франция президенты һәм Италия премьерының поезд вагонында төшкән фотосы чыкты. Соңрак лидерларның Киевка килеп җитүенең видеосы да барлыкка килде.

Сәфәр турында алдан рәсми хәбәр ителмәде, әмма аның булу ихтималы турында мәгълүмат чаралары язган иде. Мөгаен, аларның сәфәре иртәгә узачак Еврокомиссия утырышы уңаеннандыр, утырышта Украинага Европа берлеге әгъзасы намзәте статусын бирү мәсьәләсе каралачак.

Киевка килгәч Макрон, сәфәрнең төп максаты – Европаның Украинага теләктәшлек белдерүен күрсәтү, диде.

Шул ук вакытта Украина хакимияте вәкилләре, шул исәптән президент Владимир Зеленский да соңгы вакытларда Украина-Русия мөнәсәбәтләрендә компромиссларга өндәүләре, шулай ук корал җибәрүдәге тоткарлыклар өчен Франция белән Германияне тәнкыйтьләп килде.

Кичә Романиядә чыгыш ясап Макрон кабат Украинага "кайчан да булса" Русия белән сөйләшүләр алып барырга кирәк булачак, дип белдерде.

Еврокомиссия Украинага Европа берлеге әгъзасы булуга намзәтлек бирергә киңәш итәр дип көтелә, шулай да, тәгаен карарны киләсе атна ахырында берлек илләренең җитәкчеләре кабул итәргә тиеш. Әлегә аларда фикер уртаклыгы юк.

Макрон һәм Шольц фикеренчә, Украинаның Европа берлегенә керүе елларга сузылырга мөмкин. Драги Европа берлегенең зур илләре Украинага намзәт статусы бирүне хупламый, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG