Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Салават Юлаевның туган көне уңаеннан "Сынмаган рух" исемле концерт тәкъдим ителә


Уфада Салават Юлаев һәйкәле
Уфада Салават Юлаев һәйкәле

Салават Юлаев – 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында катнашкан, урыс империясенә, милли изүгә каршы, башкортларның азатлыгын яклап көрәшкән. Хәзерге көнгә кадәр ул Башкортстанның милли каһарманы булып кала бирә.

Бүген, 16 июньдә башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаевның тууына 268 ел. Бәйрәм уңаеннан Башкортстанның опера һәм балет театрында "Сынмаган рух" ("Несломленный дух") исемле тамаша узачак. Бу хакта Дөнья башкортлары корылтае хәбәр итә.

Концертка килүчеләр "Салават Юлаев" фильмыннан Арам Хачатурян композицияләрен, шулай ук башкорт композиторлары музыкасын тыңлый алачак диелә.

1940 елда чыккан "Салават Юлаев" фильмыннан музыканы композитор һәм дирижёр Ринат Камалов сюитага туплаган.

Салават Юлаев – 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында катнашкан һәм Емельян Пугачевның көрәштәше булган, урыс империясенә, милли изүгә каршы, башкортларның азатлыгын яклап көрәшкән. Хәзерге көнгә кадәр ул Башкортстанның милли каһарманы булып кала бирә.

Узган ел Башкортстанга Чиләбе өлкәсенең 2,7 һектар җире күчкән иде, бу урында Салават Юлаевның туган авылы урнашкан булган диелде. "Ике һектар – Чиләбе өчен әллә ни әһәмиятле мәйдан түгел, ә безнең өчен бу урын – изге, чөнки республикабыз каһарманы Салават Юлаев исеме белән бәйле", дигән иде бу уңайдан Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев.

Тарихи чыганакларга караганда, Салават Юлаевның туган авылы - Тәкәй хәзерге Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә, Салават районындагы әлеге вакытта Юлай һәм Идрис дип аталган авыллар арасында урнашкан булган. Ул Шайтан-Көдәй волостенә караган.

Күптән түгел Уфа мэриясенең Салават Юлаев һәйкәлен 15 млн сумга төзекләндерердәй подрядчы эзләве билгеле булды.

Узган ел Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерүгә кагылышлы хәбәр зур бәхәсләр, хәтта ызгышлар тудырды. Төзекләндерү сылтавы белән һәйкәлне бөтенләй алып куярга мөмкиннәр дигән имеш-мимешләр уңаеннан халык каршылык чаралары уздырды. 11 октябрьдә бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Салават Юлаев һәйкәле янына чыккан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG