Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Ассанжны АКШка тапшырырга карар итте


Джулиан Ассанж, мәхкәмә утырышында ясалган рәсем
Джулиан Ассанж, мәхкәмә утырышында ясалган рәсем

Ассанджның бу карарны кире кагуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен ике атна вакыты бар.

Британия эчке эшләр министры Прити Патель Wikileaks-ка нигез салган Джулиан Ассанжны АКШка тапшыруны хуплады.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Ассанджның бу карарны кире кагуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү өчен ике атна вакыты бар.

WikiLeaks бу карарны "сү иреге һәм Британия демократиясе өчен кара көн" дип атады.

АКШта Ассанжка барлыгы 18 гаепләү белдерелгән. Алар арасында WikiLeaks-та АКНың төрле хакимият оешмаларындагы яшерен документларны WikiLeaks-ка чыгарган өчен шпионлык турында канунны бозу гаепләүләре дә бар.

WikiLeaks проекты Русиянең 2016 елдагы АКШ президенты сайлавына тыкшыну эшчәнлеге кысаларында Русия хакерлары урлаган документларны да интернетка чыгарган диелә. Әмма моның белән бәйле гаепләүләр әлегә белдерелмәгән.

WikiLeaks-ка нигез салучыга АКШта барлыгы 175 елга кадәр төрмә җәзасы яный. Нәтиҗәдә ул гомеренең азагына кадәр төрмәдә булырга мөмкин. Шулай да АКШ хакимиятләре вәкилләре элегрәк моңа охшаш гаепләүләр нигезендә чагыштырмача йомшаграк җәзалар бирелгән булуын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG