Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымны аннексияләве өчен Русиягә кертелгән Европа берлеге чикләүләре 2023 елга кадәр гамәлдә булачак


Чикләүләр 2023 елның 23 июненә кадәр гамәлдә калачак. Аерым алганда алар аннексияләнгән Кырымнан Европа берлегенә тауар чыгаруны, Кырым ширкәтләренә аерым тауарлар һәм технологияләр сатуны тыя.

Европа берлеге Кырымны аннексияләве өчен Русиягә керткән чикләүләрнең вакытын 2023 елның 23 июненә кадәр озайтты. Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель, Кырымны канунсыз аннексияләү - халыкара хокукны бозу, Европа берлеге моны хөкем итә дип белдерде.

"Украинага каршы акланмаган, яулап алу сугышы башлап, Русия аның суверенитетын һәм бөтенлеген тагын да ныграк бозды. Бу сугышны Европа берлеге кискен хөкем итә, Русия агресиясеннән саклану һәм тыныч, демократик, чәчәк атучы киләчәк төзүгә хокукын тормышка ашыруда Европа берлеге Украинага ярдәм итәргә тырыша" дип искәртте Боррель.

Беренче чикләүләрне Европа берлеге 2014 елның июнендә керткән иде. Башта Европа берлеге илләренә Кырым тауарларының күпчелеген кертүне тыйдылар. Аннары Кырым икътисадына инвестицияләр кертү тыелды.

Санкцияләр туризм өлкәсенә дә кагыла. Европа круиз корабларына Кырым портларында туктарга ярамый. Моннан тыш, Европаның кайбер тауарларын һәм технологияләрен Кырымның транспорт, телекоммуникацияләр һәм энергетика өлкәсенә кертү тыела.

Русия Кырымны 2014 елда референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG