Accessibility links

Украинада Русиянең сугыш җинаятьләре турында "Җәлладлар китабы" порталы эшли башлады


Одессада утка тотылган торак йорт, 23 апрель 2022
Одессада утка тотылган торак йорт, 23 апрель 2022

Анда әлегә 607 Русия хәрбиенең исеме кергән. Исемлектә Татарстан һәм Башкортстан егетләре дә бар, аларның кайберләре Украинадагы сугышта һәлак булган.

Украинада сугыш җинаятьләре кылган Русия хәрбиләренең исемнәре теркәлгән "Җәлладлар китабы" ("Книга палачей") порталы эшли башлаган. Анда әлегә 607 Русия хәрбиенең исеме бар. Аларның кайда тууы, хәрби бүлекчәсе, яше, сугыш җинаятьләре кылган урыннары турында мәгълүмат бирелгән. Бу хакта Украина журналистлары берлеге хәбәр итә.

Исемлектә Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре дә бар.

Аерым алганда - Чаллыдан Рәмис Заһретдинов һәм Данис Исламов, Казаннан Александр Лапин.

Чаллыдан 34 яшьлек майор Рәмис Заһретдинов Украинадагы сугышта 8 майда һәлак булды, Азатлык алып барган һәлак булучылар исемлегенә керде.

Азатлык Данис Исламов турында да язган иде. 6 мартта интернетта аның Украинада әсирлеккә эләккәч яздырылган видеоязмасы таралды. Данисның социаль челтәрдә куелган фоторәсемнәре, язылган постлары аша, аның сугышны идеальләштерүен аңларга була. Ул Чечня сугышында һәлак булганнарны да искә ала, кулына корал тотып төшкән фотолары да күп, муенына автомат асып йөри.

18 мартта Башкортстанның Чишмә районында 37 яшьлек майор Илгиз Усмановны җирләделәр, ул да "Җәлладлар китабы"на кертелгән. Әтисе Исмәгыйль Усманов сүзләренчә, соңгы тапкыр Илгиз 22 февральдә шалтыраткан булган. Аннан соң бер хәбәре дә килмәгән. "Җәлладлар китабы"ндагы тагын бер башкортстанлы - Благовещенски районы егете Илья Исламов.

Украина баш прокуратурасы мәгълүматынча, хәзерге вакытта Русия хәрбиләре кылган 1,7 меңнән артык сугыш җинаяте тикшерелә.

"Українські Новини" басмасы язуынча, Украинаның оккупацияләнгән җирләрендә торак инфраструктураны җимерү, тыныч кешеләрне үтерү һәм талау (мародёрлык) очраклары теркәлгән.

7 июнь кич Украина президенты Владимир Зеленский "Җәлладлар китабы" дигән портал эшли башлаячагын хәбәр итте. "Җәлладлар китабы" - Русия армиясенең сугыш җинаятьләре тупланып барачак мәгълүмат системы.

"Бу - украиннарга каршы конкрет җинаятьләрдә гаепле булган конкрет кешеләр турында конкрет фактлар, анда туры башкаручылар гына түгел, аларның хәрби җитәкчеләре дә керәчәк, диде ул.

Русия хәрбиләре Украинада сугыш җинаятьләре кылуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG