Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсфән Галәвов йорт сагын шикаять иткән


Әсфән Галәвов
Әсфән Галәвов

18 июнь көнне Казаннның Совет районы мәхкәмәсе аны 1 ай 20 тәүлеккә, ягъни 15 августка кадәр йорт сагына алды.

Элек "Метроэлектротранс"ны җитәкләгән "Таткоммунэнерго" баш мөдире Әсфән Галәвов Казанның Совет районы мәхкәмәсе чыгарган йорт сагы карарын шикаять иткән. Бу хакта "Бизнес Online"-га мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Шикаятьне Галәвов хокукларын яклаучы адвокат тапшырган диелә.

Әсфән Галәвов узган атнада, зур күләмле финанс хәрәмләшү кылуда шикләнеп тоткарланган иде. 18 июнь, шимбә көнне Казаннның Совет районы мәхкәмәсе аны 1 ай 20 тәүлеккә, ягъни 15 августка кадәр йорт сагына утыртты.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, Галәвов гаепләнгән җинаять эше "Демография" дәүләт проекты белән бәйле. Янәсе, 2019 елда, Галәвов идарә иткән чорда, "Метроэлектротранс" пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләренең белемен камилләштеү өчен 12 миллион сумлык субсидия алган. Әмма тикшерү комитеты, икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш баш идарәсе (УБЭП) хезмәткәрләре белем бирүне оештырырга тиешле оешма белән төзелгән килешү - ялган дип саный. Тикшерү фикеренчә, бу акчалар үзләштерелгән диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG