Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Метроэлектротранс"ның элекке мөдире Әсфән Галәвов тоткарланган


Әсфән Галәвов
Әсфән Галәвов

Ул зур күләмле финанс хәрәмләшүдә шикләнелә диелә.

Элек "Метроэлектротранс"ны җитәкләгән "Таткоммунэнерго" баш мөдире Әсфән Галәвов зур күләмле финанс хәрәмләшү кылуда шикләнеп тоткарланган. Бу хакта куәт оешмасындагы чыганакларына таянып "Бизнес Online" яза.

Җинаять эше Русия хезмәт министрлыгыннан хезмәткәрләрнең белемен камилләштерү өчен бүленгән акча белән бәйле.

Шимбә, 18 июньдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Галәвовны өй сагына утыртты. Галәвовның бу гаепләүләргә үз карашлары билгеле түгел, адвокаты да фикер белдерүдән баш тарткан диелә.

Галәвовка 58 яшь. Ул Лаеш районында туган, Сарытаудагы политехник институтны бетергән, "инженер-механик" белгечлеге алган.

"Кирбинский" совхозында машина йөртүче булып эшли башлаган, аннан Казанга күченеп, КПАТП-1 һәм КПАТП-2 дә эшләгән, соңрак биредә җитәкче булган.

2001 елда "Казгорэлектротранс" башлыгы итеп билгеләнде, 2004 елдан 2021 елга кадәр "Метроэлектротранс"ны җитәкләде. Шул ук вакытта Татарстан Дәүләт шурасының өч чакырылыш депутаты булды.

Әсфән Галәвовның "Метроэлектротранс"тан китүе хакында Казан мэриясе сайтында 21 майда хәбәр ителде. Хәбәрдә Галәвовның үз теләге белән китүе әйтелде.

"Метроэлектротранс" Казанның бөтен электр транспортын хезмәтләндерә: метро, трамвай һәм троллейбусларны.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG