Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрләре Лисичанскидан көньякка таба һөҗүм итә


Лисичански
Лисичански

Американың сугышны өйрәнү институты белгечләре фикеренчә, якын көннәрдә Русия гаскәрләре Лисичанскига җитәчәк, әмма Северодонецки-Лисичанскины тиз генә чолганышка алулары икеле диелә.

Украинаның Луһански өлкәсендә Русия гаскәрләре Лисичанскидан көньякка һөҗүмен дәвам итә. Кичә, 22 июньдә алар шәһәрдән якынча 20 километрда урнашкан Лоскутовка һәм Рай-Александровка бистәләрен алды.

Украина кораллы көчләре баш штабы һәм Луһански өлкәсе хакимият башлыгы Сергей Һайдай хәбәренчә, Русия гаскәрләре Лоскутовкадан төньяк-көнбатышка: Волчеяровка бистәсенә һәм көньякка таба - фронтның Золотое шәһәре янында чыгып торган өлешенә һөҗүм итә.

Кичә Русия Telegram-каналлары Горское һәм Золотое шәһәрләрендә украин гаскәрләренең чолганышта калуын хәбәр итте, бу ике торак пункт та Лисичанскидан көньякта урнашкан, 2014 елдан бирле Украина хәрбиләре монда үз урыннарын саклап торган иде. Украина ягы чолганышта калу турында хәбәр итмәде.

Русия һөҗүменең төп максаты- ике күрше шәһәр: Северодонецки һәм Лисичанскины көньяктан чолгап алу, алар украин гаскәрләренең Луһански өлкәсендәге соңгы ныклы терәге булып тора. Алга таба Русия гаскәрләре Северский Донец елгасына чыгарга тели, шул рәвешле Лисичански белән Северодонецки чолганышта калачак. Әлегә Белогоровка янында уңышсыз тәмамланган хәрби операциядән соң, Русия гаскәрләре елганы кичеп чыгарга омтылмый.

Британия саклану министрлыгы бәяләмәсенә күрә, соңгы өч көндә Русия гаскәрләре хәрби төркемнәрне көчәйтеп һәм артиллерия һөҗүмен арттырып, Лисичанскидан көньякта биш чакрымлап алга киткән, ә Украинаның кайбер хәрби бүлекчәләре чолганышта калмас өчен юл биргән.

Американың сугышны өйрәнү институты да сугыш кырындагы вазгыятьне күзәтеп бара, андагы белгечләр фикеренчә, якын көннәрдә Русия гаскәрләре Лисичанскига җитәчәк, әмма Северодонецки-Лисичанскины тиз генә чолганышка алулары икеле диелә. Северодонецкиның үзендә һәм аның көньяк-көнчыгышындагы Сиротино бистәсендә дә сугышлар дәвам итә.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG