Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда биш ел элек алданган мөселманнар Радий Хәбировтан хаҗга җибәрүен сорый


Башкортстанда яшәүче мөселманнар төркеме 2018нче елда Мәккәгә хаҗ кылырга бару өчен йөзләгән мең сум акча түләгән, әмма алданганнар, акчаларын да кире кайтара алмаганнар. Алар Башкортстан башлыгыннан хаҗга җибәрүен сорый.

Башкортстанда яшәүче Мөнир Арасланов 2018 елда хаҗга барырга ниятләгән әмма алданган республика мөселманнары исеменнән мөрәҗәгать язган. Ул Радий Хәбировтан мөселманнарны хаҗга җибәрүен сорый, дип яза Mkset басмасы.

Арасланов сүзләренчә, биш ел элек республика мөселманнары мондый сәфәрләр оештыру белән шөгыльләнүче "Хаҗ-Фонд" туристик агентлыгы белән килешү төзегән.

Әмма автор әйтүенчә, оешманы, хаҗилар каршындагы бурычларын үтәмәве өчен, Мәккәгә сәфәрләр оештырырга мөмкинлек бирүче аккредитациясеннән мәхрүм иткәннәр. Ул чакта агентлык 70-190 мең сумлык 800ләп билет сатарга җитешкән булган диелә.

Хаҗга баралмаучылар төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп караган, әмма акчаларын кире кайтара алмаган.

Мөнир Арасланов әйтүенчә, алданган кешеләр арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп булган, аларның кайберләре хыялларын тормышка ашыралмыйча үлеп киткән.

Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте басмага әйтүенчә, Согуд Гарәбстаны коронавирус чикләүләре керткәнгә, узган ел республикадан хаҗга бармаганнар. Быел Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте 7-12 июльдә хаҗ кылу өчен 150 квота алган. Әмма нәзарәтнең матбугат хезмәтендә, алданган мөселманнарга быел акча җитмәячәк, дип белдергәннәр.

Радий Хәбировка мөрәҗәгать язгач, Мөнир Араслановка Башкортстан башлыгы каршындагы дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр шурасы җавап биргән. Шура рәисе хаҗ кылуны оештыруны контрольдә тоту һәм күзәтү, шулай ук квоталар бүлеп бирүдә катнашу – хакимиятләрнең вәкаләтләренә керми, туроператорны хокук сакчылары гына җаваплылыкка тарта, дип белдергән.

2020 елның февралендә Согуд Гарәбстаны коронавирус сәбәпле Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә хаҗ кылуны вакытлыча тыйган иде. Бары Согуд Гарәбстанында яшәүчеләргә генә андый рөхсәт бирелде.

Узган ел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны хакимиятләреннән коронавирустан "Спутник V" белән вакциналанган русияләргә хаҗ кылырга рөхсәт итүләрен сорады.

Согуд Гарәбстаны хакимиятләре быел гыйнвардан "Спутник V"нең ике дозасын да ясатканнарга илгә кыска вакытка килүне рөхсәт итте, бу рөхсәт, шул исәптән, гомрә һәм хаҗ кылу өчен дә бирелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG