Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Төркиягә очышлар тагын да арта


AZUR һава ширкәте атнага өч тапкыр Анталиягә очачак, чартер рейслар 26 июньдә башланып, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк диелә.

2022 елның 26 июненнән AZUR һава ширкәте Казаннан Анталиягә оча башлаячак. Чартер рейслар атнага өч тапкыр булыр дип ниятләнә, ул октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан һава аланы матбугат хезмәте.

238 юлчыга каралган Boeing 757 очкычларында очачаклар.

AZUR – Русиянең иң зур чартер һава ширкәтләреннән берсе. Аның паркында Boeing 767-300, Boeing 757-200, Boeing 737-800 һәм Boeing 777-300 очкычлары бар.

Русия туроператорлары берләшмәсе аналитиклары мәгълүматынча, май ахырына сатылган җәйге турларның күбесе Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм Мисырга, шулай ук үзбилгеләнгән Абхазиягә һәм Русиянең үзенә булган.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия тирәсендәге һава киңлеге күп юнәлешләрдә ябылды.

Русия һөҗүменә җавап итеп. АКШ, Канада һәм Европаның Сербиядән башка илләре Русия очкычларына үз һава киңлекләрендә очуны тыйды. Көнбатышның һава ширкәтләре Русиягә очудан туктады. Нәтиҗәдә Русиядән туры рейслар 62 процентка кимеде, хәзер 19 илгә генә очып китәргә мөмкин дип хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG