Бүген, 24 июньдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе Ленар Гаязов һәм Андрей Семеновны вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип тапкан (Җинаятьләр кодексының 286 маддәсе 3 өлеше). Аларны өч елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткәннәр һәм хакимият оешмаларында өч ел эшләүне тыйганнар. Бу хакта "Аксиома" хокук яклау проекты хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматына күрә, 2018 елның августында Казанның 18нче төзәтү колониясе хезмәткәрләре Ленар Гаязов һәм Андрей Семенов бер тоткынны агач тартмачыклар белән кыйнаган, аның күп җиренә кан төшеп, күгәреп чыккан.
Тикшерү 2015 елда Гаязов "агач әйбер ярдәмендә" башка бер тоткынга да суккан дип саный, әмма бу эпизодта Гаязовны аклаганнар.
Тоткынның хокукларын адвокат Тимур Мифтахетдинов яклаган диелә.
Кичә Чаллы эчке эшләр идарәсенең 35 тапкыр изоляторда тотылган хатын-кызга начар шартларда тотылуы өчен 30 мең сум акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!