Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар байрагы көненең төп чаралары Киевта узды


Кырымтатар байрагы
Кырымтатар байрагы

26 июнь кырымтатар байрагы көне билгеләп узыла. 50дән артык кырымтатар активистлары, җыелып чара уздыру ярамаганлыгы турында кисәтүләр алган.

Киев шәһәрендә якшәмбе иртәдән үк ракет һөҗүмнәре булды. Нәтиҗәдә бер кеше үлде, дип хәбәр ителде. Көн шундый борчулар белән башлануга карамастан, Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева кырымтатар байрагы көнен бәйрәм итү бик мөһим булуын әйтте.

"Украинада көн саен сугышта хәрбиләр һәм тыныч халык үлә һәм бу көн көрәш өчен көч бирә", диде ул.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Тамила Ташева, Киевтагы "Кырым йорты" җитәкчесе Ахтем Сеитаблаев белән бергә кырымтатар байрагыны Украина тышкы эшләр министрлыгы флагштогында тантаналы рәвештә күтәрделәр.

"Бүген минем халкым өчен үзенчәлекле көн – кырымтатар байрагы көне. Кызганычка каршы, бу көн Киевтагы торак йорт һәм балалар бакчасы бинасына дошманның иртәнге ракет һөжүмнәре һәм кеше корбаннары турында күңелсез хәбәр белән билгеләнде", диде министр урынбасары Эмине Джеппар.

Чубаров кырымтатарларының да, украиннарның кебек үк, чит илдә башка дәүләтләре юк, диде. Аның сүзләренчә, кырымтатарлар Украинада гына халык буларак сакланып кала ала.

"Югыйсә, без юкка чыгабыз. Мәскәү моны тели. Аның максаты – Украина дәүләтен юк итү, ә бу украин милләтенең, шул исәптән кырымтатарларының үлемен дә аңлата...", - диде мәҗлес башлыгы.

Украина Югары Радасының депутаты Рустем Умеров билгеләп үткәнчә, Кырымның асаба халкының милли байрагы күп гасырлык сынаулар тарихы аша узды.

"Бүген кырымтатар байрагы көнен билгеләп үтәләр. Бу сынауның күп гасырлык тарихы аша узган бер символ. Тиздән безнең байрак ирекле Украина Кырымында җилфердәр дип ышанам! Җиңүебезгә ышанам, чөнки дөреслек безнең якта. Ике байрак - бер ил!", диде депутат.

Киевтагы кырымтатар ресурс үзәге байрак көне белән котлап төрле илләрдә 2018 елдан үткәрелеп килгән "Байрак белән берләшкәннәр" чарасы хакында 10 минутлык видеоролик чыгарды.

Кырымтатар байрагы көне алдыннан Украинаның Истанбулдагы баш консуллыгында Истанбулда эшләп килүче кырымтатар һәм украин иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре очрашты.

Консул Роман Недильский билгеләп үткәнчә, Кырым деоккупациясе Украина дәүләтенең стратегик максаты булып тора. Баш консул Украина президенты Владимир Зеленскийның күптән түгел ясаган чыгышында Ялта һәм Судак, Джанкой һәм Кизләү (Евпатория) өстендә янә Украина байрагы җилфердәячәген әйтүен ассызыклады.

"Украина һәм украин Кырымы өстендә күк тыныч булачак! Без бергә җиңәчәкбез!" – диде консул.

Иртән чаралар Киев шәһәр хакимиятендә, Тарас Шевченко университетында, Украина Тышкы эшләр министрлыгында, "Кырым йорты"нда дәвам итте.

Басып алынган Херсон өлкәсе Генически район идарәсе рәисенең очрашуда катнашкан урынбасары Гульнара Бекирова "Мин илбасар алдында беркайчан да тезләнмәгән украиннар һәм кырымтатарлар җиңәчәгенә ышанам", дип белдерде.

Вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда исә прокуратура 26 июньдә күп кеше катнашында җыелышлар үткәрү тыелганыны искә төшереп, 50дән артык кырымтатар активистына кисәтүләр тапшырган.

"Мондый кисәтүләр тыныч җыелышлар уздыруга киртә кую - хокук бозу буларак карала ала", - дип сөйләде Киевта Кырымны деоккупацияләү һәм реинтеграцияләү максатында эшләүче Крым-SOS иҗтимагый оешмасы вәкиле Евгений Ярошенко.

"2014 елдан башлап оккупантлар даими рәвештә активистларга бәйрәмнәр һәм кырымтатарлар искә алган тарихи даталарны искә алу алдыннан кисәтү тапшыралар, еш кына массакүләм чаралар үткәрүне тыялар. Мондый очраклар 18 май – кырымтатар халкының сөрген корбаннарын искә алу көне, 23 нче февраль – Номан Челебиджиханның хәтер көне, 26 февраль Кырым оккупациясенә каршылык көне, 26 июнь – кырымтатарларын байрак көнен һәм 24 август – Украинаның бәйсезлек көне алдыннан була", дип билгеләп үтте Ярошенко.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров үзенең сәхифәсендә "Русия илбасарларының каршылыгына карамастан, 26 июнь көнне Кырымда, кырымтатар халкының җиңелмәслеге һәм украин җиренә тугрылыгы билгесе буларак, кырымтатарларның йортларында кырымтатар байраклары җилфердәячәк. Монда кырымтатарларның, этник украиннарның һәм Русия оккупациясе астында яшәүче башка милләт вәкилләренең уртак ярдәме бик мөһим", дип язып чыкты.

Кырымда 2014 елдан соң кырымтатар байрагы көне чараларын хакимият үз кулына алып үзенчә үткәрә башлады. Быел байрак көненә багышлап кырымтатар театрында концерт узды.

Беренче тапкыр кырымтатар байрагы 1917 елда Бакчасарайда Ханлар сараенда кырымтатарлар корылтае тарафыннан кабул ителә. 74 ел узганнан соң 1991 елның 30 июнендә, Акмәчеттә кырымтатар халкының икенче корылтаенда ул яңадан торгызыла. Кырымтатар байрагы бәйрәме 2010 елдан башлап бәйрәм ителеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG