Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg Русиядә дефолт булуын хәбәр итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Якшәмбе көнне Русия кыйммәтле кәгазьләре өчен 100 миллион доллар түләргә тиеш булган, әмма түли алмаган диелә.

27 июньгә каршы төндә, 1918 елдан алып беренче тапкыр, Русиядә дәүләт бурычы дефолты булган, дип яза Bloomberg. Агентлык мәгълүматынча, якшәмбе көнне Русия кыйммәтле кәгазьләре өчен 100 миллион доллар түләргә тиеш булган, әмма бу ташламалы вакыт беткән, әгәр соңгы рөхсәт ителгән көнгә кадәр түләнмәсә, бу дефолт дип саналачак.

Bloomberg искәртүенчә, бу дефолт 1918 елдан бирле беренче тапкыр булган һәм ул - " Көнбатыш кредиторларына түләү юлларын томалаучы, торган саен кырыслана баручы Көнбатыш чикләүләренең кульминациясе".

"Бу тиз арада илнең икътисади һәм сәяси яктан читкә тибәрелүенең шомлы билгесе, дип искәртә агентлык, чөнки Русия Үзәк банкының валюта резервлары туңдырылган, ә илнең иң зур банклары дөнья финанс системыннан чыгарылган.

Шулай да Bloomberg искәртүенчә, әлегә дефолтның русияләргә йогынтысы әллә ни зур түгел, ул символик характерга ия.

Язмада әйтелгәнчә, шул ук вакытта Русия теләсә нинди исәп-хисапларны каплардай акчасы булуын белдереп килә. Узган атнада ул 40 миллиард сумлык түләнмәгән бурычын рубльләрдә түләячәген игълан иткән иде, чөнки чит ил акчасы белән бәйле бу вазгыятьне Көнбатыш тудырды, диде.

Үз чиратында Русия финанс министрлыгы, еврооблигацияләрне түләү агенты 12,51 миллиард сум алды дип, үз бурычларын тулысынча үтәвен белдерде.

24 майда АКШ финанс министрлыгы Русиягә дәүләт бурычының бер өлешен түләргә мөмкинлек бирүче гомум лицензиянең вакытын озайтмаячагын хәбәр итте.

Шуннан соң Русия хакимиятләре дәүләт бурычын рубльләрдә түләячәген әйтте, бу исә кыйммәтле кәгазьләрне тотучылар алдындагы бурычларны бозу булырга мөмкин.

18 майда Русия финанс министры Антон Силуанов, әгәр долларларда түләргә мөмкинлек бирүче лицензиянең вакыты озайтылмаса, Мәскәү тышкы бурычын рубльләрдә түләячәк, дип белдерде. Элегрәк Русия рубльләрдә түләргә омтылып карады, әмма илнең кыйммәтле кәгазьләрен тотучылар моңа риза булмады.

22 июньдә Русия президенты Владимир Путин валюта бурычын рубльләрдә түләү турында боерык имзалады. Моның өчен барлык чит ил инвесторларына алардан башка гына рубльдә хисаплар ачтылар. Икенче көнне финанс министрлыгы еврооблигацияләрне яңа схема белән беренче тапкыр рубльләрдә түләде.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач, Кремльдә Европа берлеге Русияне "ясалма дефолтка" дучар итмәкче була, дип белдерделәр.

Дефолт дигән сүзне куллануны Силуанов фарс дип атады. "Теләсә ни игълан итәргә була, ярлык тагарга тырышырга да мөмкин. Әмма аңлаучылар, моның бернинди дә дефолт булмавын белә", диде министр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG