Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы башкарма комитеты шәһәрдәге "Таджикистан" кафесын сүттермәкче


Архив фотосы
Архив фотосы

Кафе тирәсендә бәхәсләр бер елдан артык бара. Мәхкәмә эшмәкәр Айрат Шәйдуллин файдасына карар чыгарган булган, әмма Чаллы түрәләренә кафе комачаулавын дәвам итә.

Чаллы башкарма комитеты шәһәрнең Мәскәү проспектында урнашкан "Таджикистан" кафесын сүттермәкче. Кафе тирәсендә бәхәсләр узган елдан бирле бара, алар эшмәкәр Айрат Шәйдуллин файдасына хәл ителгән булган. Әмма берничә ай көткәннән соң, түрәләр кабат мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Бу юлы – кафе астындагы җирләр максатчан кулланылмый дип. Бу хакта Chelny-biz басмасы яза.

Басма язуынча, түрәләр бу җир кишәрлеге - шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән иде, ди. Әмма шәхси йорт урынына сәүдәгә корылган объект төзелгән. Башкарма комитет мәхкәмәдән җирне болай файдалану канунсыз дип табуны, моны тыюны сорый. Мәхкәмә карары үтәлмәсә, һәр көн өчен 2,5 мең сум акча түләттерүне таләп итә диелә.

Элегрәк дәгъва кафеның үзенә карата бирелгән булган. Аны үзбелдекләнеп төзелгән, куркыныч корылма дип тануны, ә сүтелгәнчегә кадәр бинадан файдалануны тыюны сораган булганнар.

Мәхкәмә экспертизасы узган. Бина куркыныч тудырмый һәм алга таба да эшләвен дәвам итәргә мөмкин дип нәтиҗә ясаганнар. Кафе стационар объект түгел һәм шәһәр төзелеш нормаларын бозмый дип табылган. Арбитраж түрәләр дәгъвасын канәгатьләндермәгән һәм бу экспертиза өчен 50 мең сумлык чыгымны башкарма комитеттан түләттерергә дип карар чыгарган.

Шәһәр хакимияте мәхкәмә карары белән килешми диелә. Башкарма комитет фикеренчә, кафе канунсыз төзелгән, аның төзелешенә рөхсәт бирелмәгән. Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дә корылма үзбелдекләнеп төзелгән дип нәтиҗә чыгарган, түрәләр бу документка сылтана диелә.

"Бу бәхәсне бер елдан артык хәл итәргә тырышалар. Кафены сүттерү турындагы хәбәр Чаллыда яшәүчеләрдә канәгатьсезлек уятты. "Таджикистан"га йөрүчеләр, кафега алга таба да эшләргә рөхсәт бирүне сорап, шәһәр мэры Наил Мәгъдиевка язылган петицияне имзалый башлады", диелә язмада.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG