Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия күзләве: Русия Донбасска резервтагы хәрбиләрен җибәрә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

БАРС хәрбиләре турында сүз бара диелә. Британия саклану министрлыгы мәгълүматынча, аларны тылда иминлек сакаларга җибәрәләр.

Британия саклану министрлыгы Украинадагы сугыш турындагы көндәлек белешмәсендә, Русия Донбасска резервтагы хәрбиләрен җибәрәчәк дип хәбәр итә.

Британия хәрбиләре әйтүенчә, Русия саклану министрлыгының БАРС (махсус сугышчан гаскәр резервы) проекты турында сүз бара.

Бу – күптән түгел эшеннән киткән, запастагы хәрби хезмәткәрләр, аларга хәрби килешү төзергә тәкъдим ителә диелә. Гадәттә БАРС хәрбиләрен тылда иминлек сакларга җибәрәләр диелгән Британия саклану министрлыгы белешмәләрендә.

"Русия хәрби күзәтүе" ("Российское военное обозрение") журналы мәгълүматынча, хәрбиләре Донбасстагы сугышка күпләп җәлеп ителә торган Көньяк хәрби бүлгедә, узган елның сентябренә, 38 мең кешедән торган мобилизацион резерв оештырылган.

Британия саклану министрлыгы фикеренчә, Донбасстагы көчләрен тулыландыру өчен Русия соңгы биш елда гаскәрдә хезмәт итеп кайтканнарны да куллана.

Мондый ихтыярилар кайбер бригадаларның өченче батальоннарын тулыландырырга мөмкин диелә.

Украинага җибәреләсе хәрбиләргә даими кытлык булса да, Русия җитәкчелеге элеккегечә гомуми мобилизация игълан итәргә ашыкмый, диелә Британия саклану министрлыгы белешмәләрендә.

Украинада сугыш алып бару өчен Татарстан һәм Башкортстанда да ихтыярилардан батальоннар оешты. Кайбер урыс милләтчеләре Украинада сугышны якласалар да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы килешү төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар.

Русия хәрбиләренең төп тырышлыгы элеккегечә Северодонецки һәм Лисичанскига юнәлгән. Моннан тыш, Британия күзләве мәгълүматынча, Русия Изюм шәһәр тирәсендәге хәрби хәрәкәтләрен активлаштырырга тырыша. Британия хәрбиләре фикеренчә, моның өчен резервтагы көчләр кирәк булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG