Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина олигархы Ринат Әхмәтов Русияне Страсбург мәхкәмәсенә биргән


Ринат Әхмәтов
Ринат Әхмәтов

"Русия кораллы көчләре һәдәфе булган "Азовсталь"нең һәм башка күп кенә сәнәгать оешмаларының хуҗасы буларак, Әхмәтов Русияне Украинадагы җимереклекләр өчен җаваплылыкка тарту өчен барысын да эшли”, диелә эшкуарның SCM ширкәте хәбәрендә.

Украина олигархы Ринат Әхмәтов, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә, Украинага һөҗүм иткән Русиягә каршы дәгъва тапшырган.

Әхмәтовның SCM ширкәте матбугат хезмәте хәбәренчә, эшкуар Страсбург мәхкәмәсеннән Русиягә карата ашыгыч чаралар күрүен сорый. Шулай ук Русия блокадасыннан, талавыннан, ашлык белән металлны юк итүеннән зыян килде, Русия моның өчен компенсация түләргә тиеш дип таләп итә.

"Кешеләргә бихисап газап китерүдән тыш, Русия һөҗүме Украина инфраструктурасын җимерде. Русия украин гаскәренең Мариупольдәге соңгы таянычын юк итү өчен, шәһәрдәге "Азовсталь" металлургия комбинатын бомбалады, бу – бөтен халыкара җәмәгатьчелек өчен кеше хокукларын бозу булды. Русия кораллы көчләре һәдәфе булган "Азовсталь"нең һәм башка күп кенә сәнәгать оешмаларының хуҗасы буларак, Әхмәтов Русияне Украинадагы җимереклекләр өчен җаваплылыкка тарту өчен барысын да эшли", диелгән ширкәт хәбәрендә.

Элегрәк Әхмәтов Мариупольдәге "Азовсталь"не һәм Ильич исемендәге металлургия комбинатын җимерүдән килгән зыянын 17-20 млрд доллар дип бәяләгән иде.

2021 елның сентябрендә Bloomberg олигархның байлыгын 10 млрд доллар дип бәяләде. Forbes-ның дөньядагы иң бай кешеләр рейтингында 2021 елда Әхмәтов 7,6 миллиард доллары белән – 327 урында булды, Украинада исә беренче урында торды.

Украинага каршы сугышта Русия гаскәрләре илнең Кара диңгез портларын томалады, бу портларда кукуруз һәм бодай кебек ашлык саклана, ул портлардан чит илләргә чыгарыла иде.

Июнь башында Мәскәү анда биш зур десант корабыннан торган төркем җибәрде. Шул ук вакытта Владимир Путин дөньядагы азык-төлек кытлыгына Русия гаепле түгел, ди.

Мәскәү, Көнбатыш чикләүләре гамәлдән чыгарылса, Украина портларын ачачагын әйтә. Әмма АКШ һәм Британия мондый чигенүләргә бармаячагын белдерде.

Чит илләргә ашлык сату – Украина икътисадының мөһим керем чыганагы. Узган ел ил аның ярдәмендә 12,2 млрд доллар казанган. Сугышка кадәр Украина чит илгә чыгарган барлык ашлыгының 98 процентын – аена алты млн тоннаны диңгез аша җибәргән. Хәзер дүрт тапкырга азрак күләмдә экспортлый ала. Быелгы уңышны җыеп алырга инде күп калмады, ә аны саклау өчен урын юк диярлек.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG