Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кешеләр гадәти булмаганны ярата". Амстердамдагы Казан кызлары дөньяга татар моңын таныта


Юлия Гобәйдуллина һәм Алия Исхакова (у) 
Юлия Гобәйдуллина һәм Алия Исхакова (у) 

Амстердамда яшәп иҗат итүче Казан кызлары Алия Исхакова һәм Юлия Гобәйдуллина "Моң" дуэты булдырып, интернетта татарча онлайн концертлар уздыра, төрле милләт кешесен татар мәдәнияте, татар музыкасы белән таныштыра. Кызлар Азатлыкка классик татар музыкасы ноталарын эзләү маҗаралары, татар музыкасының үзенчәлекләре турында сөйләде.

ДУЭТ ТАРИХЫ

Алия Исхакова:

— Мин татар гаиләсендә тудым, телем татарча ачылды, ләкин балалар бакчасыннан урысчага күчтем. Мәктәптә әти-әни урыс сыйныфына бирергә булды. Өйдә татарча сирәк сөйләштек, һәм, дөресен әйткәндә, Нидерландка күчкәнче, гомумән, үз милләтемә исем китми иде.

Алия Исхакова
Алия Исхакова

Юлия белән Казанда консерваториядә укыганда ук таныштым, ул камера ансамблендә минем иллюстраторым булды, ул инде эшли иде. 2015 елда консерваторияне тәмамлап, Европага китәргә булдым. Беркайчан да башка илгә китәрмен дип уйламаган идем. Төп сәбәп: үземне сынап карыйсым һәм гадәти тормыш кысаларыннан чыгасым килде. Ике елдан магистратураны тәмамлап, кабат консерваториягә магистратурага, бу юлы инде Амстердамга керергә булдым. Ә 2017 елда Юлия: "Мин дә Нидерландка күчәм, укырга киләм" дип язды. Без кабат күрештек. "Әйдә, безгә уйнарга кирәк, биредә татар музыкасын җәелдереп карыйк", дидем. Иң башта, мин килгән елларда, Русиядән икәнемне әйткәч, "ә, син — урыс!", диюгә, "юк, мин — татар", дип җавап бирә идем. Кем бу, нәрсә бу, ничек була ул, дип аптырыйлар иде. Өстәвенә биредәге кешеләр яңа, гадәти булмаган белән кызыксына. Классик, традицион музыка, фольклор белән кызыксыну монда үсештә. Һәм "ник әле алынып карамаска" дип, эшләп карарга булдык. Шуннан китте. Әлбәттә, әлегә концертларыбыз күп түгел, әмма кызыксыну бар. Кешеләр рәхәтләнеп тыңлый, таныша, тагын кайдан табып тыңларга яки укырга була дип сорыйлар.

Безнең офлайн концертлар да бар, күбрәк өлкәннәр йортында уйныйбыз. Анда, әлбәттә, төрле көйләрне уйнарга туры килә, татар музыкасын гына түгел, гомумән классик музыканы уйныйбыз. Амстердамдагы соңгы концерт кебек зур концертлар күп түгел, коронавирус аркасында концертлар уздыру мөмкин булмады.

Пандемия башында үзебезгә нинди дә булса шөгыль табу максатыннан инглиз телле аудитория өчен интернетта үзебез башкарган әсәрләр һәм аларның композиторлары турында кыска видеолекцияләр яздыра башладык. Бу чит милләт, безнең мәдәният белән таныш булмаучы тыңлаучылар өчен эшләнде. Татар композиторлары турында белмиләр, интернетта мәгълүмат юк. Шулай да YouTube тыңлаучылары арасында татарлар күбрәктер, мөгаен.

Юлия Гобәйдуллина:

— Пандемия вакытында җанлы концерт уйнау мөмкин булмаганга күрә концертларны Алиянең өендә яздырдык – аның, кечкенә булса да, рояле бар. Мин Алиягә килә идем дә, бергәләп видеолар төшердек, текстлар яздык. Ул вакытта музыка яки видео яздырырдай бөтен урыннар, консерватория дә ябык, безне Алиядә уен коралы булу гына коткарды. Ул чорда безнең бер концерт та калмады, концерт заллары ябык, безнең бөтен концертлар "очты", һәм бу нәрсә дә булса да эшләү өчен бердәнбер мөмкинлек иде.

ФИДБЭК ҺӘМ НОТАЛАР

Алия:

Юлия Гобәйдуллина
Юлия Гобәйдуллина

— Әлегә кадәр негатив бәя килгәне булмады, уңай бәяләр генә ишетелә. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлардан рәхмәт алу бер нәрсә, башка милләтләр фикерен ишетү аеруча рәхәт. Берзаман безгә Чили кешесе язды, ничектер безнең видеога тап булган, әле җитмәсә, сирәк ноталар җыючы булып чыкты. "Сезнең видеоларны күрдем. Беләсезме, миндә татар композиторларының ноталары бар, бәлки, сезгә кирәк булыр" дип, безгә үзенең шәхси гугл-дискына сылтама җибәрде. Видеолар өчен мәгълүмат эзләгәндә интернетта берни тапмаган идек. Ә монда табыш! Безне Татарстан милли китапханәсе генә коткара иде, анда ни дә булса таба идек. Ноталарның күбесе инде әллә кайчаннан бирле кабат бастырылмый, аларның күпчелеге Казан консерваториясе китапханәсендә саклана, анда безнең кул җитәрлек түгел. Ә монда ниндидер Чили егете: "Миндә Рөстәм Яхинның оркестр белән фортепьяно концерты бар!" ди. Ничек алай була ала бу?

Бер тапкыр, пандемиягә кадәр, таныш кыз белән элемтәгә кергән идем. Аның консерваторияне тәмамлаган чагы, кайбер ноталарны безнең өчен күчереп бастырып җибәрде. Консерваториянең үзе белән турыдан-туры элемтәгә керергә ничектер уйлап та карамадык. Милли китапханәдән дә шундыйрак юл белән алдык: дус кызым китапханәгә барып табып алды, аңа боларны күчереп бастырып электрон вариантта биргәннәр, ул безгә электрон почта аша җибәрде.

ТАТАР МОХИТЕ

Юлия:

— Безнең концертка бер татар егете килде. Гаҗәп. Кинәт безнең янга татар егете килсен дә саф татар телендә сөйләшә башлсын әле?! Ул Финляндиядә туып, Швейцариядә үскән. Әдәби татар телендә сөйләшә. Дөресен әйткәндә, аның ни сөйләгәнен авырлык белән генә аңладым. Аның татар мәдәнияте белән кызыксынуы көчле булганга безнең концертка килгән. Бу чынлыкта бик шәп булды. Ә болай бездә татар контактлары аз.

Алия:

— Facebook’та Нидерланд татарлары төркеме бар, әмма ул бик пассив. Без 2017 елдамы, 2018 елдамы очраштык, анда 7-8 кеше бар иде. Нигездә без илнең төрле почмакларына таралып урнашкан, очрашып нидер оештыру бик авыр.

Юлия:

— Чит илдә татар мәдәниятен саклауда, музыкадан тыш, өчпочмаклар да ярдәм итә.

Юлия Гобәйдуллина һәм Алия Исхакова
Юлия Гобәйдуллина һәм Алия Исхакова

КОНЦЕРТЛАР

Алия:

— Концерт дип атарлык онлайн чара бу юлы икенче тапкыр булды. Былтыр үзебез YouTube аша ясаганда безнең махсус тавыш җиһазлары да юк иде. Әлбәттә, җанлы концерт уздыру яклы. Быелгы концерт та Amarte фондыннан бүләк сыйфатында узды, аның онлайн трансляциясе дә барды. Без бер грантка гариза бирдек, үз програмыбызны тәкъдим иттек. Безне сайлап алдылар.

Юлия:

— Европадагы "Ханым" татар хатын-кызлары берлеге белән бер елдан артык таныш. Былтыр алар өчен онлайн концерт уйнадык. Сүз уңаеннан, без берлекнең 2022 ел календарен әзерләүдә катнаштык, безнең музыканы октябрь ае битендә тыңларга була. Без анда яшь композитор Ләйсән Абдуллина эшкәрткән "Урман җыры"н башкарабыз.

МУЗЫКАЛЬ ЗӘВЫК

Алия:

— Мин күбрәк классик музыканы тыңлыйм. Традицион музыканы түгел, нәкъ менә махсус язылган музыканы яратам: Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов. Заманча музыка турында берни әйтә алмыйм.

Юлия:

— Мин дә классика тыңлыйм. Дүрт ел элек күчеп киткәнче Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләдем, "Үзгәреш җиле" фестивалендә катнашырга туры килде, хәзерге исемнәрне шуннан гына хәтерлим.

ТАНЫЛГАН ФАМИЛИЯ

Юлия:

— Миннән һәрвакыт танылган татар композиторы (София Гобәйдуллина — ред.) туганы түгелме дип сорыйлар, әмма без нибары фамилиядәшләр. Шулай да фамилиям Нидерландта минем өчен файдалы – мине шундук истә калдыралар.

Амстердамда картлар йортында хәйрия концерты
Амстердамда картлар йортында хәйрия концерты

ТАТАР МУЗЫКАСЫ​

Алия:

— Татар музыкасы ул төрле мәдәниятләр тоташкан чиктә тора кебек. XX гасырга кадәрге тарихи традицион музыканы алганда, ул башлыча шәрык традицияләренә нигезләнгән. XX гасырда композиторлар Көнбатыш формаларын куллана башлагач, Азия һәм Европа, Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы туа.​

Юлия:

— Татар классик музыкасы – үзенчәлекле пентатоника төзелеше һәм классик музыканың кайсыдыр принципларының кушылмасы. Аны башка музыкадан нәкъ менә шул аерып тора, һәм аның татар музыкасы икәне шундук ишетелә. Ә безнең үзебезгә килгәндә, Казан безнең өчен туган йорт булган кебек, татар музыкасы барыбер безгә иң якыны, мөгаен, монда ниндидер тамырлар роль уйныйдыр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG