Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада булмаган агачларны кистерү һәм ташы инде сүтеп алынган җәяүлеләр юлын кабат сүттерү өчен 94 млн сум тотмакчылар


Уфа мэры Ратмир Мәүлиев
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев

Уфа мэриясе шәһәрнең Совет мәйданындагы бер кишәрлекне төзекләндерү эшен башкаручыны сайлап алган. 94,4 млн сум түләячәкләр. Башкарыласы эшләр арасында агач төпләрен казып чыгару, агачлар кисү, җәяүлеләр юлларын сүтү дә бар. Әмма бу урында әлеге эшләр эшләнгән иде инде, ди Mkset.

Уфаның Совет мәйданын төзекләндерү эшләре дәвам итә, бу эшләр төгәлләнәсе вакыт берничә мәртәбә күчерелде, соңгы тапкыр аны Республика көненә — 11 ноябрьгә төгәлләячәкләре хәбәр ителде. Бу көнне Совет мәйданында башкорт халкы каһарманы Миңнегали Шәйморатовка колонналар тезмәсе белән уратып алынган һәйкәл ачылачак.

Башта генерал Шәйморатовка һәйкәл генә куясылар иде. Сәнгать академиклары тәкъдиме белән, 24 колонна да урнаштырырга булдылар.

Колонналар тезмәсен Мәскәүнең "Вип сервис проект" ширкәте ясап урнаштырачак. Колонналар 143,97 млн сумга, урнаштыруы белән бергә һәйкәл үзе - 66,7 млн сумга, ике барельеф исә 32,9ар млн сумга төшә.

Колонналарны кую өчен өстәмә кишәрлек кирәк булды, шуңа күрә ул вакытта үсеп утырган агачларны кистеләр, газонны бетерделәр, мәйданның өчтән бер өлешеннән артыгында түшәлгән ташны да сүтеп алдылар.

Әмма быел июньдә Уфа мэриясенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе Совет мәйданының һәйкәлгә һәм колонналар тезмәсенә тоташкан урынын төзекләндерүгә бәйге игълан иткән. Заказ бирүче башкарыласы эшләр исемлегенә 750 дүрткел метр мәйданда таш түшәлгән тротуарларны сүтү, агачларны аудару, 20 агач төбен казып чыгару, 400 дүрткел метр мәйданны куаклыклардан һәм вак агачлардан кул белән чистарту, 30 утыргыч һәм чүп савытын сүтеп алу һәм башкаларны язган.

"Тик төзекләндереләчәк урында куаклыклар да, утыргычлар да юк инде. Ә җәяүлеләр юлына түшәлгән таш сүтеп алынган", дип яза Mkset басмасы. Басма бу уңайдан хакимияткә сораулар да язып җибәргән, әлегә җавап бирмәгәннәр.

Бәйгенең җиңүчесе инде бар, ул бу эшләрне 94,4 млн сумга башкарырга риза, ә шушы ук эшләрне 93,9 млн сумга үтәргә тәкъдим итүчене кабул итмәгәннәр диелә.

Шул ук вакытта Уфаның Совет урамын һәм мәйданның үзен төзекләндерү өчен бер тапкыр 245,6 млн сум бүлеп бирелгән иде инде.

2015 елда Башкортстанның Кырмыскалы районы Шәйморат авылында да Шәйморатов генералга һәйкәл куелган иде.

Быел май ахырында Башкортстанда Русиянең Украинага каршы сугышында катнашу өчен ихтыярилардан торган батальон төзелде. Аңа генерал Миңнегали Шәйморатов исеме бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG