Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан югары уку йортларында Украинаның фетнәчел төбәгеннән килүчеләргә бюджет квоталары бирелә


Айбулат Хаҗин
Айбулат Хаҗин

Фетнәчел төбәктән берничә егет һәм кыз кайда укыячакларын сайлаган диелә.

Русия мәгариф министрлыгы Украинаның Русия контролендәге фетнәчел Донбасс төбәгеннән мәктәп тәмамлаучыларны китертеп укыту өчен Башкортстан югары уку йортларында бюджет квоталары бирергә карар иткән. Бу турыда республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин сүзләренә нигезләнеп, Башинформ хәбәр итә.

"ЛНР" һәм "ДНР"дан берничә малай һәм кыз безнең башкорт югары уку йортларына керергә тәгаенләгән инде. Аларга бюджет урыннары биреләчәк", дигән Хаҗин.

Министр сүзләренчә, мәктәп тәмамлаган күп кенә яшьләр Башкортстанга ял итәргә килә һәм андагы уку йортлары белән танышып шунда укырга керергә карар итә.

Ул фетнәчел төбәктән килүчеләр өчен бюджет квоталарын тагын да арттырырга тели.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG