Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берничә ел элек Русиядән киткән Таһир Миңнебаев Грециядә тоткарланган: сәбәпләрен белми


Таһир Миңнебаев
Таһир Миңнебаев

Русиядә эзәрлекләнү сәбәпле 2014 елны Башкортстаннан Төркиягә, аннары Украинага, сугыш башлангач гаиләсе белән Германиягә күчәргә мәҗбүр булган 40 яшьлек Таһир Миңнебаев ике айга якын Греция депортация үзәгендә утыра. Греция ягы аны Русиягә җибәрү белән яный.

Таһир Миңнебаевны Украина балаларына Германиядән һуманитар ярдәм алып барганда тоткарлаганнар. Әле берничә ай элек кенә гаиләсе белән сугыштан качып Одессадан Германиянең Һамбург шәһәренә күчәргә мәҗбүр булган дүрт бала атасы анда калган халыкны кызгануын әйтә.

Бер тапкыр инде ул Украинага һуманитар ярдәм илтеп кайткан. Ул вакытта да Польша чигендә бераз аңлашылмаучанлыклар туган, әмма аны озак тоткарламаганнар. Шуннан соң бер-ике атна узгач Миңнебаев һуманитар ярдәм алып тагын чыгып китәргә була. Бу юлы инде Төркия аркылы барырга карар итә, чөнки анда да һуманитар ярдәм җибәрергә теләүчеләр табыла.

"Германиядән чыгып китеп Польша, Чехия, Словакия, Маҗарстан, Словения, Италия илләрен узгач, паромда Грециядән Төркиягә чыкмакчы идем. Төркия чигендә Греция сакчылары мине туктатты.

Чит ил паспортларым сугыш башлангач барысы да Украинада калды. Үзем белән бары Русия паспортым, Украинадан сәяси сыену сораган кәгазь һәм Германиядә вакытлыча яшәү рөхсәте булган документым гына бар иде. Шуңа шикләнделәр. Полиция барысын да тиз генә хәл итәр дигәннәр иде, әмма алай килеп чыкмады. Мин инде ике айлап Грециянең Ксанти шәһәрендә депортация үзәгендә утырам.

Иң мөһиме - мине ни өчен тоткарлаганнарын белмим. Бернинди җинаять кылмадым, документларым тәртиптә, шуңа нәрсә уйларга да белмим", дип аптырый Таһир.

Иң мөһиме - ни өчен тоткарлаганнарын белмим

Ул Русиядә эзәрлекләнүе сәбәпле, БМОның качаклар эшләре югары комиссары идарәсенең яклавына кертелгән шәхес. Махсус код та бирелгән. Тоткарлангач аларга да, Грециядәге Украина илчелегенә дә мөрәҗәгать иткән.

"Илчелек вәкиле белән сөйләштем, алар Украинага һуманитар ярдәм илтүем вакытында шундый хәлгә төшүемә борчылдылар, әмма Украина ватандашы булмавым сәбәпле, дипломатик ярдәм күрсәтә алмауларын әйттеләр.

Миграция хезмәткәре белән әңгәмә булды, минем тарих бит озын, әмма тәрҗемәче аркылы булу сәбәпле, күп әйберне сөйләп җитешә алмадым. Әңгәмә алучы хезмәткәр күбрәк Украинадан Европага ничек эләгүем һәм шулай ук Германиядән Грециягә эләгүем белән кызыксынды. Әле бу әңгәмәләр озак дәвам итәр кебек", ди ул.

БМОның качаклар идарәсеннән шулай ук адвокат ярдәме булачак дип ышандырсалар да, әле аның шалтыратканы булмаган.

"Минем инде Украина телефонымда акчам да калмады. Алар анда шалтырата да алмаячаклар" ди ул.

Миңнебаев депортация үзәгендә көненә бер генә ашатуларын, пычрак булуын сөйли.

"Мондагы шакшылыкны күрсәгез хуштан егылачаксыз. Тараканнар, чебеннәр. Сасы. Үзәкләр күп, ә кешеләр тагын да күп. Качаклар барысы да Греция аша Европага чыгарга тырыша. Шенген иле бит. Африка, Пакстан, Бангладеш вәкилләре күп. Грециядә җинаять кылган кешеләр дә бар. Башта аларны мәхкәмәгә тарталар, аннары монда китерәләр. Шуннан инде депортация була. Сыену бирсәләр шунда калалар, бирмәсәләр туган якларына җибәрәләр", ди ул.

Миңнебаевны да тумышы белән Русиядән булгач үз туган иленә җибәрәчәкләрен әйткәннәр.

Русиядә мине йә төрмә, йә үлем көтә дип аңлатырга тырыштым. Алайса Грециядә сәяси сыену сора, диделәр

"Русиядә мине йә төрмә, йә үлем көтә дип аңлатырга тырыштым. Алайса Грециядә сәяси сыену сора, диделәр. Германиядә инде сәяси сыену сорадым дип әйттем. Алайса без сине Русиягә җибәрәчәкбез дия башладылар. Шул Грециядән сәяси сыену сорау юлы гына кала инде. Гәрчә минем хатыным һәм дүрт балигъ булмаган балам Германиядә.

Ни өчен тоткарлаганнарын да белмим. Элек һуманитар ярдәм илткәндә Польшада туктатып Франциянең март аенда (инде Германиягә күчкәннән соң – ред.) мине SIS (Европа илләре чикләре иминлегенә куркыныч тудыручылар базасына) керткәнен әйткәннәр иде. Гәрчә минем беркайчан да Франция турында берни язганым, ниндидер низагка кергәнем булмады. Бу ил турында бернинди яхшы да, начар да әйбер әйтә алмыйм. Бәлкем Русия Франциядән мине шул исемлеккә кертүне таләп иткәндер. Һич аңламыйм. Бу карарны һичшиксез шикаять итәчәкмен", ди ул.

Русиядә Татарстан һәм Башкортстан, Идел буе мөселманнарын яклау эше белән шөгыльләнгән Миңнебаев инде 2014 елны илдән китте.

"Бу мәсьәләләрне күтәрү һәм җәмәгатьчелеккә җиткерү Русия хакимияте тарафыннан бик авыр кабул ителә. Ә мин журналист, хокук яклаучы һәм мөселман буларак бу эштән һич читтә кала алмадым. Русия хакимияте миңа өч тапкыр җинаять эше ачты һәм дүртенчесен инде хатыныма ачтылар. Шуңа Русиядән китәргә булдык", ди Миңнебаев.

Хәзер аның хатыны һәм дүрт баласы Һамбургта гаилә башлыгының өйгә кайтуын көтә. Таһир Миңнебаев чарасызлыктан Грециядә ачлык тотарга да уйлаган булган, әмма әлегә тукталып калган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG