Accessibility links

НАТО Финляндия белән Швецияне әгъза булырга чакырды


Мадридтагы НАТО саммитында катнашучылар, 29 июнь 2022
Мадридтагы НАТО саммитында катнашучылар, 29 июнь 2022

НАТО илләре Украинага ярдәмне дәвам итәчәк.

НАТО Финляндия белән Швецияне Төньяк атлантик саклану оешмасына кушылырга рәсми рәсми рәвештә чакырган. Бу турыда оешманың Мадрид саммитын йомгаклау белдерүендә языла.

"Финляндия белән Швециянең кушылуы аларның иминлеген арттырачак, НАТОны көчәйтәчәк, ә Евро-Атлантик киңлектә куркынычларны киметәчәк", диелә йомгаклау документында.

Моннан тыш НАТО әгъзалары декларациядә Русия әлеге оешмадагы беректәшләрнең иминлегенә, тынычлыкка һәм Евро-Атлантик төбәкнең тотрыклылыгына куркыныч тудыра дип белдерә.

"Беректәшләр Русиядән янаган куркынычларга каршы торуны һәм аның дошманнарча гамәлләренә җавап бирүне тәвәккәллек һәм теләктәшлек белән дәвам итәчәк, шулай ук террорчылыкка каршы халыкара кануннар нигезендә көрәшәчәк", диелә белдерүдә.

НАТО илләре Украинаның бәйсезлеген, суверенитетын һәм халыкара танылган чикләр кысаларында бербөтенлеген яклауларын белдерде. НАТО шулай ук Украинаның үз-үзен саклау хокукын тулысынча яклый һәм Украинага ярдәм итүче барлык беректәшләрнең тырышлыкларын хуплый.

НАТО илләре Украинага ярдәмне дәвам итәчәк. Әгъза илләр Украинага кеше үтерми торган саклану җиһазлары, киберһөҗүмнәрдән саклану системнары тапшырачак һәм саклану тармагын модернизацияләргә булышачак. Болар Украина армиясенең акрынлап НАТО илләре коралларына күчүенә мөмкинлек бирәчәк диелә. Сугыштан соң Украинаны төзекләндерү турында да әйтелә.

Саммитта НАТО илләре берлекнең алдагы ун еллыкка яңа стратегик концепциясен дә раслады. Анда Русия "иң мөһим һәм турыдан-туры янаучы куркыныч" дип атала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG