Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Русиянең Либертариан фиркасе активисты Олег Мамедов өендә тентү узган


Олег Мамедов Уфада пикетта тора
Олег Мамедов Уфада пикетта тора

Куәт оешмасы вәкилләре сүзләренчә, тентүгә "Олегның Telegram-каналда Русия гаскәре турында ялган мәгълүматлар тарату белән шөгыльләнүе" сәбәпче.

Уфада Русиянең Либертариан фиркасе активисты Олег Мамедов фатирында тентү узган. Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га сөйләгән.

Мамедов фатирына Уфа вакыты белән иртәнге сәгать алтыда килгәннәр. Бу вакытта аның әбисе генә өйдә булган. Куәт оешмасы вәкилләре сүзләренчә, тентүгә "Олегның Telegram-каналда Русия гаскәре турында ялган мәгълүматлар тарату белән шөгыльләнүе" сәбәп булган. Тентүне нинди маддә нигезендә уздырулары һәм Мамедовның бу эштә кем буларак узуы билгеле түгел диелә.

"Куәт оешмасы вәкилләре иске ноутбукны, роутерны алып киткән, әбисенең телефонындагы язышуларын карап чыккан", дип яза "ОВД-Инфо".

20 яшьлек Уфа студенты Олег Мамедов сугышка каршы эшчәнлеге өчен инде берничә тапкыр тоткарланды. Егет сугышка каршы ялгыз пикетларга чыга, шәһәр буйлап стикерлар ябыштырып йөри. Моның өчен аны дүрт тәүлеккә тоткарладылар һәм 55 мең сум штраф салганнар иде.

"Сугышка һәм Путин режимына каршы чыгу мөһим. Полиция хезмәткәрләренең моны аңламавы — кызганыч," дип сөйләгән иде ул.

9 майда аны экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре тоткарлаган иде. Ул "Үлемсез полк" акциясенең ничек барганын карарга теләгән идем дип язды, ләкин "Э" хезмәткәрләре аны шелтә булу сылтавы белән тоткарлады һәм 7нче полиция бүлегенә алып китеп өч сәгать чамасы тотты.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады, Мәскәү моны "хәрби операция" дип атый.

Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка протест белдерүчеләргә каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG