Accessibility links

Уфа активисты: "Сугышка һәм Путин режимына каршы чыгу мөһим"


Олег Мамедов Уфада пикетта тора
Олег Мамедов Уфада пикетта тора

20 яшьлек Уфа студенты Олег Мамедовны сугышка каршы эшчәнлеге өчен инде ике тапкыр тоткарлаганнар. Егет курыкмыйча ялгыз пикетларга чыга, шәһәр буйлап сугышка каршы стикерлар ябыштырып йөри. Моның өчен аны дүрт тәүлеккә тоткарлганнар һәм 55 мең сум штраф салганнар. Олег үзенең сугышка каршы эшчәнлеге турында "Idel.Реалии"га сөйләде.

Уфадан 20 яшьлек студент, Русиянең Либертариан партиясе активисты Олег Мамедов протест чараларында элегрәк тә катнашкан булган. Мәсәлән, 2021 елда ул Алексей Навальныйны азат итү өчен ялгыз пикетларга һәм митингларга чыккан. Быел 23 февраль көнне, Украинага каршы сугыш башланыр алдыннан Гостиный двор янындагы мәйданга сугышка каршы плакат белән чыгып баскан. "Мин сугыш башланачагына ышанмадым, әмма үз фикеремне белдерергә булдым", - ди Олег. Ул көнне аны кулга алмаганнар, әмма икенче көнне, Русия Украинага каршы "махсус хәрби операция" башлаганы турында игълан иткәч, активист янә пикетка чыккан һәм аны тоткарлаганнар.

Олег Мамедов
Олег Мамедов

Мамедовны полициягә каршылык күрсәтүдә (РФ КоАП 19.3) һәм рөхсәт ителмәгән чарада катнашуда (РФ КоАП 20.2) гаепләгәннәр. Киров мәхкәмәсе хөкемдары Айгөл Курамшина аны дүрт тәүлеккә тоткарлаган, ә хөкемдар Артур Сөләйманов 10 мең сум штрафка тарткан. Хөкемдар Курамшина "кулга алудан да йомшаграк җәза биреп булмый" дигән, ә хөкемдар Сөләйманов штраф җәзасы "социаль гаделлекне торгызу, хокук бозучыны төзәтү, гавами һәм шәхси мәнфәгатьләрнең балансын саклау максатына ирешүгә ярдәм итәчәк" дигән нәтиҗә ясаган.

Әмма берничә көннән Олег шәһәр буйлап сугышка каршы стикерлар ябыштырырга чыккан.

— Әгәр ялгыз пикетка чыккан өчен тоткарлыйлар икән, ә митинглар җыеп булмый икән, димәк башка нәрсә сынап карарга кирәк дип уйладым, — дип аңлата ул.

Аны 10 март кичендә Уфаның Үзәк базары янында тоткарлаганнар. Стикер ябыштыручы егеткә узып баручы бер кеше игътибар иткән, ул "Черниковка" тимер юл станциясендә эшләүче транспорт полициясе хезмәткәре булып чыккан. Мамедов сүзләренчә, ул аңа һөҗүм иткән, башына суккан, телефонын тартып алган һәм полиция чакырткан. Совет районы полиция бүлегендә студенттан кемгә эшләвен һәм сугышка каршы стикерлар ябыштырган өчен кем түләгәнен сораганнар.

Сугышка һәм Путин режимына каршы чыгу мөһим

— Полиция хезмәткәрләре үзләреннән чыгып фикер йөртә: алар үзләре акча өчен генә эшли ала. Мин үземнең сәяси эшчәнлегемә бернинди акча да алмадым, бары штрафлар гына алдым. Мин үз көчемне, вакытымны сарыф итәм, моны бушлай эшлим, чөнки мин үзем эшләгәнне мөһим дип саныйм. Сугышка һәм Путин режимына каршы чыгу мөһим. Полиция хезмәткәрләренең моны аңламавы — кызганыч, — ди Мамедов.

Олег Мамедов
Олег Мамедов

Полиция бүлегендә студентның телефонын алганнар һәм аңа "Русиянең кораллы көчләрен дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр (РФ КоАП 20.3.3). Совет районы мәхкәмәсе хөкемдары Азалия Шакирҗанова аңа 45 мең сум штраф салган. Штраф күләмен билгеләгәндә хөкемдар егетнең "беркайда да эшләмәвен, керем чыганаклары, гаиләсе булмавын, күп тапкыр административ җаваплылыкка тартылуын" исәпкә алган.

Мамедов, ничек кенә булмасын, урам чаралары оештыруда мәгънә бар дип саный.

— Мине ялгыз пикетта тоткарлаганнан соң, күп кенә танышларым бу турыда белде. Бу аларга уйланырга сәбәп булачак. Аларның үзләре шәхсән белгән кешесе бар, ул ниндидер сатылган кеше түгел, ә сугышка каршы чыгучы, үз фикере булган кеше. Минемчә, бу кемнедер инандырырга ярдәм итәчәк. Миңа күп кенә танышлар шәһәрдә сугышка каршы стикерлар күргәнен әйтә. Кешеләр моны күрә һәм ниндидер реакция күрсәтә. Бу хәзергә эшләп булганның иң азы, моннан тыш тагын нәрсә эшләп булганын белмим, чөнки без авторитар дәүләттә яшибез, — дип уйлана егет.

Шул ук вакытта ул Уфадагы чарага чыгу — Мәскәү йә Петербурдагы белән бер түгел икәнен дә аңлый.

Стикерлар өчен кулга алыну вакытында миңа куркыныч иде

— Әгәр син Мәскәү йә Петербурдагы митингка чыгасың икән, тагын берничә мең кеше чыгачак. Уфа кебек куркытылган шәһәрдә бу мөмкин түгел. Син монда йә бер үзең, йә кечкенә бер төркем белән булачаксың. Күпләп чыгу әлбәттә иминрәк, — ди Мамедов.

Шулай да Олег Русиядә сәяси активистлар кичергән куркуларга каршы ничектер көрәшергә тырышуын әйтә:

— Стикерлар өчен кулга алыну вакытында миңа куркыныч булды. Чөнки пикетларда һәм митингларда мине биш тапкыр тоткарладылар һәм мондый тоткарлаулар миңа таныш. Ә бу яңа маддә нигезендә кулга алыну бераз куркыныч булды. Аннары Русиядә сәяси активист булуның бер яман ягы бар — бу паранойя. Ишеккә каксалар — димәк, бу полиция була ала, һәм синең үзеннән-үзе адреналин бүленеп чыга. Ә бәлки, ул хат ташучы гына булгандыр. Мондый хәлләрдә нишләргә? Курку аша барырга. Митингка барырга куркасыңмы? Барыбер барасың. Төнлә чыгып берәр нәрсә ябыштырырга куркасыңмы? Барыбер чыгасың. Әмма, кызганычка каршы, хәзер минем куллар бәйләнгән: әле тоткарласалар, бу кабат хокук бозу була һәм җинаять маддәсе (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) нигезендә өч елга кадәр төрмәгә ябу яный. Бу мине тагын нәрсә эшли алам дип уйланырга мәҗбүр итә. Шул маддәгә эләкми торган берәр нәрсә эшләргә. Тик әлегә моңа җавабым юк, — ди Уфа активисты Олег Мамедов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG