Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чечня сугышын бүген дә аңлата алмыйлар, Украинадагы сугыш белән дә шулай булачак"


Чечня сугышы, Максим Мармур фотосы
Чечня сугышы, Максим Мармур фотосы

Украинадагы сугышта һәлак булучылар турында ике як та төрле саннар әйтә. Кайбер белгечләр бу сугышны Чечня сугышы белән чагыштыра. Ул вакытта да аны операция дип атадылар, корбаннар да күп булды. Азатлык 1994-96 елларда Чечня сугышында туганнарын югалтучылар белән сөйләште.

Русиянең солдатлар аналары комитеты рәисе Валентина Мельникова "Скажи Гордеевой" тапшыруында Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы беренче Чечен сугышын хәтерләтә дип белдерде һәм аңа солдатларның аналары күпләп шалтыратып, улларын коткару, сугыштан чыгаруны сорап мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Әмма шул ук вакытта аналар улларының кайда хезмәт иткәнен дә, исем-фамилияләрен дә әйтергә курка диде ул.

Азатлык Валентина Мельникова белән элемтәгә керде, әмма ул яңа кануннарга сылтап, чит ил басмасына интервью бирә алмавын әйтте. Мельникова 1994-1996 елларда Чечнядагы сугыштан улларын, аларның җәсәдләрен алып кайту, сугышны туктату өчен пикет-митингларга чыгу бар иде, бүген болар берсе дә юк, ди. Әсирлеккә эләгүче улларын, срочник буларак сугышка эләгүчеләрне әниләренең эзләмәвен, хакимияткә, саклану министрлыгына сораулар бирә алмауны Мельникова тоталь курку белән аңлатты.

Ни өчен аналар балаларын сугыштан алып кайтмый, ни өчен сугышка каршы чыкмый? Без бу хакта беренче Чечня сугышыннан улларын, энеләрен эзләп кайтучы аналар белән сөйләшергә теләдек. Алар улларын ничек эзләгән, нинди каршылкка дучар булганнар һәм бүгенге Украинадагы сугыш турында ни уйлаганнарын беләсебез килде. Әмма бер әни дә ачыктан-ачык бу хакта сөйләшергә теләмәде. Вакыты ул түгел, куркыныч дип аңлаттылар. Валентина Мельникова да Азатлыкка "бер ана да сезгә аны бүген сөйләмәячәк" диде.

Азатлык белән аралашкан кешеләр башта улларын, туганнарын Чечня сугышыннан эзләп табулары хакында сөйләүчеләр табылды. Сөйләделәр дә, әмма соңыннан баш тартучылар булды яки үз исемнәрен атамауларын сорадылар. Берничә кеше бүгенге хәлләр (алар сугыш сүзен кулланмаска тырыша) беренче Чечня сугышы белән охшаш яклар күп дип әйтәләр һәм бүген ни өчен ата-аналар солдат улларын коткармаганнарын үзенчә аңлаталар.

Бүген шәрехләгән тарихка 28 ел булса да, ачык сөйләшүдән курку көчле. Шуңа да без исемнәрне үзгәртеп бирәбез.


Ләйсәннең энесе бер ел хезмәт иткәннән соң ялга кайтырга тиеш була. 1994 елның көзендә аны өйдә көтә башлыйлар. Альберт, өйгә кайтып булмый, хезмәт дәвам итә, безне Чечняга "учебка"га җибәрәләр дигән эчтәлекле хат яза. Самардагы хәрби бүлектә танкист булып хезмәт итүчеләрне барысын да Чечняга озаталар. Бу хат исә татар авылына ике ай узгач кына, февраль башында барып ирешә. Хат бар, ә Альберт үзе юк. Ул инде 1994 елның 31 декабрендә һәлак булган була.

— 31 декабрьнең төнендә барысы да Яңа ел каршылаганда Русия гаскәрләре Чечняга бәреп кергән. Без аны соң белдек. Альберт һәм аның хезмәттәшләре юлны сакларга куелган. Шунда ук бәргәннәр аларны. Исерек Ельцин белән генерал Грачев Мәскәүдән фәрман биреп эчеп-ашап утырганда минем энем инде һәлак булып та куйган,— дип искә төшерә Ләйсән. — Мин ул вакытта Чиләбедә идем, безнең янда хәрби гарнизон. Көз көне инде хәрбиләрнең мәетләре кайта башлаган иде. Күңелемә шом керде, әмма Чечнядыр, сугыш булыр дип күз алдыма килмәде. Шулай да гыйнвар башында энемне эзли башладым. Телефоннар юк, кешене табып та булмый. Барысы да ялганлый. Тоталь ялган. Цинк табутлары бар икәнен беләм, әмма солдатлар укуда диләр. Хәрби бүлеккә шалтыратып булмый, булса да ни дисеннәр: барысы да тәртиптә. Хәрби комиссариаттан: "Ярдәм итегез, сез бит аны армиягә җибәрдегез" дип сорыйм. Комиссар, хатка мөһер генә куя алам, ди миңа. Бетте.


Шулай да Самарга чыгып киттем. Энем хезмәт иткән гарнизонга кертмәделәр. Тагын шул ук сүз – солдатлар укуда. Мин әле бер җиргә бәреләм, әле икенчесенә. Бернинди дә мәгълүмат бирмиләр. Мин шулай тилмереп йөргәндә энем һәлак булып, бер ай дәвамында урамда мәете яткан. Күп мәет яткан анда. Бер ай узгач этләр тарафыннан ашалып беткән җәсәдләрне җыеп алганнар, катырганнар, вагоннарга төяп Ростовка илткәннәр. Мин моны соң белдем. Аң белән энемнең мәетен шуннан эзләргә кирәк дип аңлыйм, әмма йөрәк әсирләр исемлеген дә кара дип әмер бирә. Бәлки, исәндер дигән уй яшәргә көч бирә иде.

Хәрби гарнизондагы таныш-белешләрем аша эзләргә тырыштым. Булмады. Чечняга берничә хатын улларын эзләп китте. Мине алмадылар, исемлек төзелде, урын юк диделәр. Әмма мин анда баруның мәгънәсен дә күрми башлаган идем, чөнки энемнең һәлак булуы турында мәгълүмат килә башлады. Бергә хезмәт итүче кеше белән дә сөйләштем, ул да энемнең янып үлүен әйтте. Белүчеләр дә "Яңа елда үлгәннәр арасында эзләгез" дип киңәш бирде. Ирем белән Ростовка чыгып киттек.

Ростовта вагоннарда мәетләр, якынча 400 кеше җәсәде, без шулар арасында энемне эзләдек. Ростов ул вакытта тоташ кара кайгы, фаҗига шәһәре иде. Һәр почмакта акырып елау, акылдан язарлык кычкырулар, аңны югалтып егылучылар.... Ата-аналар балалар мәетләрен эзли, кемдер таный балаларын, кемдер инде танымаслык хәлдә. Коточкыч. Җәһәннәм иде ул. Барысы да үз хәрби комиссарлары белән йөрде. Чукоткадан ук килгән иде, ә безнеке килмәде. Ә миңа ул вакытта 24 яшь, мин әле авырлы.


Печән кибәнендә энә эзләү булса да, энемне таптык. Дәлилләр дә булды. Әмма аның өчен берничә тапкыр Ростовка барырга туры килде. Ул вакытта ДНК анализлары юк, солдатларда жетоннар юк. Ярты елдан соң гына без аны җирли алдык. Үлем көне - 1994 елның 31 декабре. 14 майда җирләдек. Әнигә соңга кадәр әйтмәдек, ул Ростовка таныр өчен генә килде.

Ләйсән ул вакытта офицерлар ялганлый иде һәм Чечня сугышыннан куркып күпләр хезмәтләрен ташлап китәләр иде дип искә төшерә.

— Энем хатын ноябрьдә үк язган, безгә ул соң килеп җитте. Офицерлар аны махсус җибәрмәгән. Бәрелеш булган, энемнең һәлак булганын да, хәбәрсез югалганын да әйтмиләр дә, документ та юк. Бер кәгазь дә бирмәделәр. Ул кәгазьне үзебез Самарга барып алдык, чөнки ансыз җәсәдне бирмиләр. Барысы да ялганлый, чөнки ул сугыш ничек тәмамланыр икәнен берсе дә белми иде. Хәрби кануннармы, кешелек кануннарымы өстен булырга тиеш – барысы да югалып калды, — дип искә ала ул 1995 еллардагы хәлләрне. — Чечняга бармас өчен күп офицерлар эштән китте. Ә солдатлар берни белми, каршы әйтә алмый. Аларны поездга утырталар да бетте, бар, сугыш, ат.

Ләйсән бүгенге Украинадагы сугышта һәлак булучыларны 5 елдан соң онытачаклар һәм хәзер барган хәлләрне берничек тә аңлата алмаячаклар дип сөйли. Чечняны берсе дә искә алмаган кебек бүгенге корбаннар да хәтердән юкка чыгачак, ди ул.

— Безнең туганыбызның фотосы мәктәптә эленеп тора. Кем ул? Нәрсә өчен сугышкан? Ни өчен яшь килеш һәлак булган? Кем бу сорауларга җавап бирә ала? Ул сугышны кем аңлата ала? Кем кемгә каршы булды, нинди территория, җир өчен сугыштылар – берсе дә аңлата алмый. Бүгенге хәлләр дә шулай бит. 5 ел узачак, бүгенге хәлләрне берсе дә искә дә төшермәячәк. Бүген ке якта да кешеләр, ике якта да балалар һәлак була. Бу безнең сугыш түгел. Ничек бу хәлдән чыгарбыз – күз алдыма килми. Украинадагы сугышны да онытачаклар. Чечняны кебек онытачаклар, ә корбаннар саны күп булачак. Төрле чыганакларны укыйм, кайда хакыйкать – белмәссең. Баш буталып бетте. Срочниклар Украинадагы булганы расланганын укыган идем, бу – кабәхәтлек.

Энесенең җәсәден эзләп табып җир куенына салган хатын бүгенге солдатларның әниләренең әрнүләрен аңлыйм, әмма алар нишләргә тиешләр – белмим, ди. Шулай да алар оеша ала, үзара сөйләшеп, берләшә ала. Аның фикеренчә, әни кеше өчен иң зур курку – баласының сугышка эләгүе. Шундый фаҗигагә эләккән икән, теш-тырнак белән баланы алып кайтырга кирәк, әсирләрне алмаштыру эшен дә тизләтүне таләп итәргә хокулы дип саный ул. ​ Аның үзенең улы бар. Әмма энесенең мәетен Ростовта эзләгәндә, улым туса, беркайчан да армиягә бирмәячәген ант иткән, бу хакта офицерларга да әйткән. Шулай иткән дә, улы армиягә бармаган. Сәламәтлеге белән туры килмәгән.

— Кеше курка, ниндидер эшкәртелгән кебек алар. Үзе өчен, балалары өчен куркалар. Чатларда берни сөйләшмиләр, җибәрмиләр. Югыйсә күпләр – яшь әниләр, алар эшсез калырбыз дип шүрлиләрме соң. Барысы да тыңланыла дип саныйлар. Бәлки, чыннан да шулайдыр да. Солдатлар элек тә хокуксыз иде, әле дә шулай. Ант биргәннәр алар, качса, хыянәтче булып чыга. Кеше гомере кадерлерәк, әмма ирләр армиядә хезмәт итә, ә анда башка төшенчәләр, — ди ул.

Ләйсән Солдат аналары комитетлары элек һәр шәһәрдә бар иде, хәзер алар да ишетелми дип искәртә. Пикетка чыгу да куркыныч, Русия сәясәте шундый.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG