Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Том Сойер Фест ике урында — Казанда һәм Зөядә үтәчәк


Зөя. Иллюстратив фото
Зөя. Иллюстратив фото

Фестиваль волонтерлары матурлау өчен Казанда Боратынскилар утарының агач чатырын һәм коймасын, ә Зөядә — Дебаркадер 721 су транспортын сайлаган.

Бу җәйдә Татарстанның ике урынында — июльдә Казанда һәм августта Зөядә Том Сойер фест үтәчәк. Фестиваль волонтерлары матурлау өчен Казанда Боратынскилар утарының агач чатырын һәм коймасын, ә Зөядә - Дебаркадер 721 су транспортын сайлаган, дип хәбәр итә "Казанские ведомости".

Шулай ук фестиваль кысаларында Казанда төрле концертлар, экскурсияләр һәм башка чаралар узачак.

"Том Сойер Фест" — тарихи биналарны сипләү һәм төзекләндерүче волонтерлар проекты.

Бу фестивальне Андрей Кочетков уйлап тапкан иде, ул мондый беренче чараны 2015 елда Самарда уздырды. Алдагы елларда Казанда, Уфада, Түбән Новгородта, Пермьдә һәм Русиянең күп шәһәрләрендә шундый ук чаралар узды. Гадәттә җәй айларында уза торган бу фестиваль кайбер шәһәрләрдә ел саен үткәрелә башлады.

"Том Сойер Фест"ның эше нәтиҗәле дип танылды, җирле хакимиятләр сакчыл һәм сыйфатлы яңарту эшләрен башкара алмаган урыннарда битараф булмаган шәһәр халкы тарихи мохитны сакларга һәм инкыйлабка кадәр төзелгән биналарны яхшыртырга булыша ала.

2016 елда БМО конференциясендә ЮНЕСКО вәкилләре дә фестивальнең уңышлары турында сөйләгән иде.

Теләк белдергән иганәчеләр ярдәме һәм йортта яшәүчеләр рөхсәте белән ихтыярилар биналарны традицион тарихи төсләргә буйый, алгы өлешләрендә җиңелчә реставрация эшләре башкара – тәрәзә-ишек йөзлекләрен, кәрнизләрне һәм башкаларны яңарта.

Аеым алганда, фестиваль кысаларында Казанда бер төркем волонтерлар Иске татар бистәсендәге йортларны буяган иде.

Казанда әлеге чара беренче тапкыр 2016 елда үтте. Ул вакытта шәһәр үзәгендә өч йорт буялды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG