Русиянең Одесса өлкәсенә ракет һөҗүменнән кимендә 17 кеше һәлак булган, 30 кеше яраланган. Бу хакта Украинаның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәтендә хәбәр итәләр.
"1 июльдә, сәгать 01:00 тирәсендә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә Белгород-Днестровски районында тугыз катлы торак йорт өлешчә җимерелде, соңрак йорт янындагы кибеткә ут капты, 20 дүрткел метрда янгын чыкты", диелә хәбәрдә.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәте мәгълүматынча, җимереклекләр астыннан җиде кешене, шул исәптән өч баланы коткарганнар.
Шул ук вакытта бер ракет Белгород-Днестровскидагы ял базасына эләккән. Коткаручылар мәгълүматынча, өч кеше һәлак булган, берсе – бала. Тагын бер кеше җәрәхәтләнгән. Һөҗүм нәтиҗәсендә ял базасының өч һәм дүрт катлы бинасы өлешчә җимерелгән.
Ике ракет төшкән урында да җимереклекләрне аралау эшләре дәвам итә, диелә.
Өлкәнең хәрби хакимиятендә әйтүләренчә, Одесса өлкәсенә Русиянең стратегик авиация очкычлары һөҗүм иткән.
24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
Күптән түгел Украина Русияне тыныч халыкка һөҗүмдә гаепләп Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!