Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русияне тыныч халыкка һөҗүмдә гаепләп Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән


Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы
Страсбургтагы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы

Дәгъвада Русиянең сугыш барышында Украинада кеше хокукларын тупас бозуы турында язылган.

Украина Русияне Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә биргән, ул Мәскәүне халыкара кануннарны бозып, илгщ басып керүдә һәм сивил халыкка һөҗүмнәрдә гаепли.

Шикаять 23 июньдә кабул ителгән, 28 июньдә Страсбург мәхкәмәсе рәисе Роберт Спано аны хөкемдарларга тапшырган һәм бу турыда Русиягә дә хәбәр иткән, диелә мәхкәмәнең матбугат хәбәрендә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, мәхкәмәгә моңа кадәр дә Украина дәүләтеннән дүрт гариза һәм сигез меңнән артык шәхси шикаять тапшырылган булган.

Дәгъвада Русиянең сугыш барышында Украинада кеше хокукларын тупас бозуы турында язылган. Киев меңләгән сивил кешенеж үтерелүе, яралануы, тоткарлануы һәм югалуында, йөзләрчә мең хосусый объектларның җимерелүендә, миллионнарча кешенең өйләрен калдырырга мәҗбүр булуында Русия гаскәрләрен һәм Русия контролендәге башка хәрби төркемнәрне гаепли.

Русия Европа кеше хокуклары конвенцисендә теркәлгән хокукларны: аерым алганда яшәүгә хокукны, җәфалаулар һәм рәхимсез мөнәсәбәтне тыюны, азатлык һәм иминлеккә хокукны бозды, дип белдергән Украина.

Күптән түгел Украина олигархы Ринат Әхмәтов та Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Русиягә каршы дәгъва тапшырган иде.

Украинага һөҗүм итүе өчен 16 мартта Русияне Европа шурасыннан чыгардылар. 16 сентябрьдән Русия Европаның кеше хокуклары конвенциясе әгъзасы булудан туктый.

11 июньдә русия президенты Владимир Путин Страсбург мәхкәмәсенең 2022 елның 15 мартыннан соң чыгарылган карарларын үтәмәү турында канунны имзалады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG