1 июльдән Украина хакимиятләре Русия ватандашларына виза тәртибе кертә.
Элегрәк Украина тышкы эшләр министрлыгы, виза алу өчен русияләр Русиянең сигез шәһәрендәге VFS Global виза бирү үзәкләренең берсенә мөрәҗәгать итә ала, дип белдергән иде.
Гаризаны өченче илләрдә яшәүче украин дипломатлары караячак диелде, чөнки 24 февральдә һөҗүм итүе өчен, Украина Русия белән дипломатик бәйләнешләрен өзде һәм украин дипломатлары Русиядән китте.
Әмма визасы булганда да, Русия ватандашын Украинага кертмәскә мөмкиннәр. Соңгы карарны тикшереп үткәрү капкасындагы (КПП) чик сакчылары кабул итәчәк.
Июнь уртасында, русияләр өчен виза тәртибе кертү турында игълан иткәндә, Украина президенты Владимир Зеленский хакимиятләрнең бу адымга баруы - "дәүләт иминлегенә моңарчы күрелмәгән куркынычларга каршы көрәш кысаларында", дип белдергән иде.
Башта Украина президенты офисы сайтында Русиягә виза тәртибе кертү турында петиция чыкты. Петиция каралу өчен кирәкле 25 мең имзаны җыйгач, Зеленский моны хуплады.
Русия тышкы эшләр министрлыгында, моңа җавап итеп чаралар күрелергә мөмкин, әмма бу карар "Русиянең дәүләт мәнфәгатьләренә карап һәм һуманитар якны да исәпкә алып" кабул ителәчәк, диделәр.
Хәтта Кырым аннексияләнгәч һәм Донбасста хәрби низаг башланганнан соң да, Русия белән Украина арасында виза тәртибе юк иде. Русияләр ярты ел эчендә 90 көнгә кадәр Украинада кала алды. Аларны чит ил паспорты белән һәм җентекле тикшереп кенә керттеләр. 2014 елдан соң Украинага баручы русияләр саны нык кимеде.
Дәүләт чик хезмәте хәбәренчә, 2021 елда Украина чиген ярты миллион русияле үтеп чыккан. Җиде мең кешегә төрле сәбәпләр аркасында рөхсәт бирмәгәннәр. Сугыш барган чорда ничә русияленең керүе билгеле түгел. Хәзер Украинаның Русия һәм Беларус белән барлык чик буе пунктлары ябык. Русияләр Украинага Польша, Словакия, Румыния, Маҗарстан һәм Молдова кебек илләр аша керә ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!