Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанның Урмай авылында төзекләндерүдән соң Җәмигъ мәчете ачылды


Урмай авылындагы Җәмигъ мәчете
Урмай авылындагы Җәмигъ мәчете

Мәчет мәхәллә халкы карары белән реконструкцияләнгән.

Бүген, 1 июльдә, Чуашстанның Урмай авылында төзекләндерүдән соң Җәмигъ мәчете ачылды. Тантана ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында узды. Ачылышта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Чуашстан башлыгы Олег Николаев, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов катнашты.

"Татарстан белән Чуашстан күршеләр генә түгел, без туган халыклар. Безнең тамырларыбыз уртак", дип белдерде Миңнеханов ачылышта.

Урмай авылында Җәмигъ мәчете 1990 елда салына. 2014 елда мәхәллә халкы гыйбадәтханә мәйданын арттыру өчен реконструкцияләү карарына килә. Мәчетнең аскы катын үзгәрешсез калдырырга булганнар.

Соңрак Татарстан һәм Чуашстан башлыклары Урмай авылы халкы, мәчет һимаячеләре белән очрашты. Миңнеханов ун ел элек ачылган "Кара Пулат" мәчете белән дә танышкан.

2016 елгы мәгълүматларга караганда, Урмай авылында 3 252 кеше яши. Аларның 85 процентын татарлар тәшкил итә.

2016 елда Урмай авылының "Кара пулат" мәчете тирәсендә хәләл Кунак йорты ачылды. Кунак йорты кибеттән һәм чәйханә бүлегеннән тора. Авылда даими төстә "Урмай-Зәлидә" төрки халыклар мәдәнияте фестивале, "ART-Мәдһия" дини татар җырлары фестивале үткәрелеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG