Accessibility links

Кайнар хәбәр

Боден күле өстендәге очкыч казасының 20 еллыгын искә алалар


Очкыч казасында һәлак булганнарга һәйкәл
Очкыч казасында һәлак булганнарга һәйкәл

Бүген 52 баланың гомере өзелгән Боден күле өстендәге “Башкортстан һава юллары” очкычы фаҗигасенең 20 еллыгын искә ала башладылар. Матәм чаралары Уфада һәм Германиядә уза.

Искә алу чаралары Германиянең Юберлинген шәһәрендә бүген башланып китте. Очкыч калдыкларын һәм җәсадларны нәкъ әлеге шәһәр янында табалар. 1 июльдә "Уфага дуслык күпере" оешмасы "Die zerrissene Perlenkette" (Өзелгән энҗе төймә) мемориалына чәчәкләр салган һәм корбаннар исемен атап чыккан. 2 июльдә Юберлинген Изге Николай чиркәвендә дога кылыначак. Якшәмбе көн әлеге гыйбадәтханәдә төрле телләрдә һәм төрле диннәрдә искә алу чарасы узачак диелә. Ул онлайн күрсәтеләчәк. Фридрихсхафен шәһәре архивында коткаруда катнашучылар очрашуы көтелә.

Моңа кадәр очкыч казасы корбаннары туганнарына Германиягә сәфәр оештырылып килсә, быел читкә чыгу каралмаган. "2002 елның 2 июлендә авиаказа корбаннары туганнары – "Рейс № 2937" оешмасында хәбәр итүләренчә, халыкара вазгыять Германиягә барырга мөмкинлек бирми, чаралар Уфада узачак.

Каза корбаннарының туганнары Уфа шәһәренең Көньяк зиратындагы мемориал комплекска җыела. Уфада узачак чараларда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашмаячак, ул Минскида эшлекле сәфәрдә, дип әйтелә.

2002 елның 2 июленә каршы төндә "Башкортстан һава юллары"ның балаларны Испаниягә ялга алып баручы "Ту-154" очкычы белән йөк ташучы Boeing очкычы бәрелешеп 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булды.

Әлеге сәяхәтне ЮНЕСКОның республика комитеты оештырган була. Испаниягә сәфәргә ЮНЕСКО мәктәпләренең иң яхшы укучылары, олимпиадада җиңү яулаучылар сайлап алына. Очкыч бортында Төньяк Осетия эшмәкәре Виталий Калоев бөтен гаиләсен югалта. Соңрак ул Швейцариянең "Skyguide" ширкәтенең каза вакытында эшләгән авиадиспетчерын үтерә. Калоев сигез ел төрмәгә хөкем ителеп, тәртибе яхшы булган өчен иртәрәк иреккә чыгарыла.

Һәлакәт алман диспетчерларының Башкортстан очкычын күзәтеп баруны "Skyguide" швейцар ширкәте диспетчерларына тапшырганнан соң була. Бу төндә бер генә диспетчер эшләгән. Диспетчер ике очкычның бер биеклектә булуын абайламый кала, Русиядән килгән очкычка түбәнәергә күрсәтмә биргәндә инде соң була. Соңгы мизгелләрдә очучылар бәрелешне булдырмаска тырышып, штурвалларын кискен читкә борсалар да, фаҗигадән котыла алмый. "Ту-154" һәм Боинг-7572 маңгайга-маңгай диярлек бәрелешә.

2004 елда Германиянең очкыч казаларын тикшерү федераль оешмасы фаҗигадә "Skyguide" оешмасы гаепле дип тапты. 2007 елда швейцар мәхкәмәсе әлеге ширкәтнең дүрт хезмәткәрен гаепле дип тапты.

Юберлинген шәһәре янында һәлакәт урынында "Die zerrissene Perlenkette" (Өзелгән энҗе төймә) һәйкәле куелган. Корбаннарның барысы да диярлек Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән. Каберләр һәлак булучылар очкычта ничек утырган, шулай урнашкан. Шунда ук алар истәлегенә мемориал ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG