"Умай" - татар театры тарихында беренче феминистик лаборатория
Премьерадан соң опера тирәсендә купкан шау-шу, бәхәс турында язганчы, Тинчурин театрында өч ай дәвамында эшләгән "Умай" лабораториясе турында ачыклап узыйк.
Оештыручылар "Умай"ны татар театры тарихындагы беренче феминистик лаборатория дип атый, чөнки әзерләнгән операның барлык авторлары – шагыйрәләр, драматурглар һәм композиторлар – хатын-кызлар. Өч пәрдәдән торган операның үзәгендә дә – хатын-кыз образы.
"Ал яулык, зәңгәр шәл" премьерасы
Операга килгәндә Тинчурин театрның урам ишеге каршында ук: "Либреттоны укыгыз! Либреттоны укыгыз!" дигән өндәмә яңгырап тора иде. Ишектән узганда, тамашачыларга либретто тексты язылган китапчыклар да таратылды. Хәзер инде театр эчендә: "Либреттоны укыгыз!" дип, кабатлап йөрүчеләр күренде.
Авторлар театр ишеге өстенә эленгән Z тамгасына ризасызлык белдереп, үз исемнәрен күрсәтмәүне сораган
Опера үзе 20шәр минутлы өч бүлектән тора. Һәр бүлек хатын-кызның язмышына бәйле берәр теманы сурәтли һәм һәркайсының үз авторлары бар. Сүз уңаеннан, опера програмында, аны әзерләгән кешеләр исемлегендә композитор, режиссер, рәссам, музыка җитәкчесе һәм башкалар арасында опера текстын ягъни либреттоны язучыларның исемнәре күрсәтелмәгән иде. Сәбәбен сорагач, театрның матбугат вәкиле Азатлыкка моны "авторларның протесты йөзеннән шулай эшләнде" дип аңлатты. Ачыклый башлагач, авторларның театр ишеге өстенә эленгән Z тамгасына ризасызлык белдереп, үз исемнәрен бернинди чыганакта да күрсәтмәүләрен соравы ачыкланды. Кемнәрдер хәтта проект азагына кадәр дә калмаган, лабораториядән китеп барган.
Опера хатын-кызның җиргә ничек, ни өчен тууы, аны кем яралтуы турындагы уйланулардан башлана. Пәрдә ачыла һәм без Умай образын күрәбез. Бераздан аның каршында, түшәмнән чылбырга асылган ваннага утырган хатын-кыз төшеп утыра – шулай итеп дөньяга туа. Чылбыр өстендә кызыл тасма эленеп торуын күрәбез. Аны кылыч сыман зур пычак белән кисәләр – дөньяга яралган хатынның кендеге киселә. Бераздан аңа бизәнү әйберләре киертелә, "еларга ак яулык чите булсын" дип яулык ябалар, камчы селтәгән ир каршында ул "минем тәнем хәтерли" дип җырлап басып тора, димәк, аны җәберлиләр. 20 минутның азагында, хатын шул ваннага утырып, кире менеп китә.
Икенче кисәктә ике татар иренә очраклы урыс килеп, бер мәйханәдә татар хатынының "череп ятуын", аның баласы да янында булуын сөйли. Ирләрнең берсе бу хакта сәүдәгәр хатыны Фатиха Әитовага җиткерә, ул хатынга ярдәм итәргә алына. Аны мунчада юындыралар, киендерәләр, авылына кайтарып куялар. Кызы Әминә Әхмәрова янында кала һәм белем ала.
Өченче кисәктә мәктәп сурәтләнә. Балаларны Русиядә ел укытучысы булган мөгаллим укыта башлый, алар элеккеге укытучының кая китүен, ә аннан соң, ни өчен куылуын сорыйлар. Тарихның ялган булуы, артык сораулар бирергә ярамавы, мәктәпнең кешедә курку тәрбияләве турында да фикерләр әйтелә. Артык сораулар биргән сыйныфташына укучылар хор белән җавап бирә: "Сорама, сорашма. Сөйләмә, сөйләшмә". Азактан шул ук хор: "Мәгариф, мәгърифәт, дәшми кала алмыйбыз! Мәгариф, мәгърифәт, бәхәскә көч калмады!" – дип кабатлый.
Фикер алышу: аңлаучылар һәм аңламаучылар бәхәсе
Опера тәмамлангач, залда фикер алышу, журналистларның сорауларына җавап бирү дә булды. Фикерләр бүленде.
Биюче Нурбәк Батулла тамашада катнашкан актерларга рәхмәт сүзләре җиткереп, "бик актуаль тема" күтәрелгән диюгә, җырчы Миңгол Галиев аңа сорау бирде: "Нинди актуаль тема? Бу опера нәрсә турында булды соң?" – дип сорады.
"Хатын-кыз турында", - диде Нурбәк.
"Хатын-кыз турындадыр, ә актуаль темасы нинди?" – диде Миңгол Галиев.
Ул соңыннан Азатлыкка фикерен сөйләгәндә, бу тамашага татар операсын күрергә кызыгып махсус килүен әйтте. Тик өметләре акланмаган, биредә милли моңны тапмавын әйтте.
— Татарча опера була диделәр дә кызыгып килдем. "Умай" дип аталгач, төрки халыкларның ниндидер үрнәкләренә таянып эшләмәделәрме икән, дип өмет иттем. Спектакль башланды һәм декорациядә зур итеп ясап куйган хатын-кызда мин Исламия Мәхмүтованы күргәндәй булдым. Әллә аның рухына истәлек итеп ясаганнармы, бәлки, аңа бәйле ниндидер төшне сурәтлиләрдер, дип, төрлечә уйлап утырдым. Аңламадым нәрсә турында булуын. Аңлаганчы ул өлеше бетеп тә китте.
Ул түшәмнән ванна төшәргә тиеш түгел иде, бишек төшәргә тиеш иде
Музыкада миллилек юк, микрофоннары да авазларны боза. Гомумән, оркестр актерларның тавышын күмеп китә, ул фонда гына булырга тиеш. Аңлый алган кадәр күренешләрдә дә миллилек күрмәдем. Ул түшәмнән ванна төшәргә тиеш түгел иде, бишек төшәргә тиеш иде. Декорациядәге тишекләрдән тибеп килеп чыккан хатыннарда кайда татарлык? Милли мәдәниятне үстерерлек остаханә бар һәм аңа акча бүлеп бирелгән икән, "Үзгәреш җиле" хатасын кабатларга кирәкми. Безнең мәдәният тә бар, милләтләр танырлык, хөрмәт итәрлек юнәлешле булырга тиеш, ә монда Европа, Америкадан үрнәк алу, глоболизациягә кушылып үзеңне югалтуга таба бару килеп чыга, - ди Миңгол Галиев.
Тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова да, фикер алышу барышында, тамашадан канәгать калмавын әйтте. Ул гомумиләштерелгән татар хатын-кызы образы ире тарафыннан җәберләнгән, мәйханәләрдә аунап ятучы булырга тиеш түгел, ә гаилә тоткасы, бөек шәхес образын гәүдәләндерергә тиеш дип саный.
— Безнең иҗат әһелләре каты куллы хатын астында яши, күрәсең. Монда эдип комплексы ярылып ята. Хатыннарына тел белән әйтә алмаганны сәхнәгә камчы тотып чыгып шуны шартлаталар. Безнең халыкта мондый рәхимсезлек юк. Ир – баш, хатын – муен, диләр бездә. Менә минем ирем миңа Богиня дип эндәшә. Ә минем авылда яшәүче бабай әбинең аякларын юганын хәтерлим. Бездә ирләр хатын-кызны хөрмәт итеп яши, мин шундый даирәдә яшәдем. Мин бу тамашада татар хатын-кызын күрмәдем. Безнең халыкта Париждан дүрт диплом белән кайткан Сара Шакуловалар бар, ә боларга ире кыйнап яшәүче хатынны күрсәтергә яки фахишә татар табарга, мәйханәдән өстерәп чыгарырга кирәк. Болар бар да комплекстан килә. Мин Умайны күрергә дип килдем, ә сәхнәдә – матрешка.
Мин Умайны күрергә дип килдем, ә сәхнәдә – матрешка
Сәхипҗамал Волжская заманын күзалдына китерегез. Сез монда Волжскаялар тәрбияләрлек әсәр күрдегезме? Ни өчен юк ул? Чөнки милли рухлары, белемнәре, нигезләре юк. Монда башкортлар җитми, алар килсә, хатын-кызны сурәтләп бирергә өйрәтер иде. Алар хатын-кызны бәдрәф кәгазе иткәннәр, аннан файдалану гына күрсәтелә. Монда Ана образы юк, алар аның кем икәнен белмиләр. Ул бит нәсел агачын тудыручы бөек зат. Гомумиләштергән татар хатын-кызы образы тудырганда, без җәберләнгән, мәйханәләрдә аунап яткан образларны алырга тиешме? Безнең бит дөнья мәдәниятенә чыгарырлык шәхесләребез бар. Гаилә институтын таркату өчен махсус эш алып барылганда, без татар хатын-кызын гаилә тоткасы образында дөньяга чыгара алабыз. Татар хатыны ирен ир итеп тота белә, аны югары күтәрә, чын ир-ат та хатынына олы хөрмәт күрсәтә. Бу балаларга хатын-кыз турында опера эшләгәнче, үзләрен чын хатын-кыз итеп тәрбияләргә кирәк, - ди Хәбетдинова.
Ул музыка рәтенең дә урыс операсыннан алынуы, тамашаның азагы бөтенләй чиркәү хоры белән тәмамлануын да ассызыклый. Фикер алышулар вакытында ул әлегә булган мөмкинлектән файдаланып, татар операсын булдырып калырга киңәш итте.
Музыка рәтен карагыз, бар да урыс операсыннан. Без монда тагын католик чиркәү хоры күрдек, кайда монда Умай? Ничек инде сез, татар операсын төзим диеп, сәхнәгә чыгып чиркәү операсын җырлатасыз? Сезгә бүген татар операсын төзергә кем комачаулый? Министр да, президент та акча бирә, хәтта костюмнарга да акча бирәләр, төзегез инде татар аһәңе булган операны! Мөмкинлекне югалтасыз бит! Нигә сез урыс композиторларын чакырып алардан татар операсын яздырасыз? - дип өзгәләнде Хәбетдинова.
Театрның музыка җитәкчесе Ильяс Камал кайбер композиторларның татар музыкасы белән күптән түгел генә кызыксына башлавын инкарь итмәде.
— Бу – лаборатория, монда кемнәрдән гариза килә – театрның кураторлары шулар арасыннан сайлап ала. Операның беренче өлешендәге Алсу Сөнгатуллина язган музыка гел татар аһәңе белән иҗат ителгән. Ә калган композиторлардан кемдер әле яңа гына татар моңына кереп бара, ләкин аның иҗатында эзләнү, татар музыкасы белән кызыксынуы бар, - дип җавап бирде Ильяс.
Хатын-кызларга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм белән шөгыльләнүче "Сириус" иҗтимагый үзәге җитәкчесе Сурия Усманова операның эчтәлеге яхшы аңлашылуын, хатын-кызларның җәберләнеп яшәве бүген бик актуаль проблема булуын сөйләде.
— Миңа бик ошады опера. Барысы да аңлашыла. Миләүшә ханымның, татар халкында гаиләдә хатын-кызларны җәберләү хас түгел диюенә җавап итеп кенә әйтәм: бүген бу актуаль, зур проблема. Безнең җәмгыятьтә дә яшерен проблемалар булырга тиеш түгел, без аны төрле юллар белән чыгарырга тиеш. Менә бу юл проблемага игътибарны җәлеп итә. Умай ул бөтен төрки халыкларның илаһи заты, ул безне берләштерүче образ да. Аның Умай булуы бик яхшы. Өченче өлеше сәясәткә бәйле, алар бүгенге хәлнең дәшмәү аркасында икәнен әйтеп күрсәтәләр. Уяныгыз, ди бит алар, - диде Сурия Усманова.
"Сезонны мондый тамаша белән ябарга ярамый!"
Татарстан республикасының атказанган артисты, Тинчурин театры артисты Әлфия Хәсәнова гади тамашачының бу операны аңламаячагын һәм, гомумән, сезонны мондый эксперименталь тамашалар белән ябарга ярамавын әйтте. Бигрәк тә быел көзгә Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы билгеләп үтелгәндә, шул юбилейны искә алып, аның спектакле белән дә театраль сезонны ябарга мөмкин иде, дип исәпли ул.
— Бүген бирегә җыелган тамашачы – ул безнең халыкның каймагы. Бирегә журналистлар, язучылар, тәнкыйтьчеләр, артистлар һәм башка күп милли интеллигенция вәкилләре килде. Бу көн саен театрга йөрүче гади тамашачы гына түгел, ә шушы операда куелганны аңларга, уйланырга сәләтле кешеләр. Күрегез, шул кешеләр арасында да никадәр бәхәс купты. Ә иртәгәме-берсекөнгәме бу операны карарга гади тамашачы киләчәк һәм алар моны аңлый алырмы икән? Без уртак фикергә килә алмаганны, гади халык бу тамаша турында ни әйтер?
Быел көз көне Кәрим Тинчуринга 135 ел тула. Тинчуринның 135 еллыгына кирәкме бу спектакль? Ел ярымнан театрның да 90 еллык юбилее булачак. Уйлап кына карагыз: Камал театры сезонын Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакле белән яба, ә без менә "Умай" белән саубуллашабыз. Ә нигә без аны бүген куеп, иртәгә Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"ын куеп саубуллашмыйбыз? Бүген бирегә чакырып китерелгән кешеләр, әлбәттә, бу тамашаны күпчелектә мактар да, әмма сез гади тамашачы килгәндә, аның 10нчы яки 15нче тамашасына килеп карагыз да, ярты зал да булмаячагын үз күзегез белән күрерсез, - диде Хәсәнова.
Җырчы Ләйсән Мәхмүтова да, фикер алышу барышында да, Вконтакте социаль челтәрендә дә канәгатьсезлеге белән уртаклашты.
— Мин үземне заманча кеше дип саныйм, төрлесен күргән бар, лаборатория дә постмодернизмга мөрәҗәгать итә ала... Миндә үземнән үк нәрсәнедер урладылар, биреп бетермәделәр дигән хис калды, вакытым кызганыч булды. Кулымда либретто да булмады, шуңа сүзнең нәрсә турында булуын аңламыйча, фаразлап кына актерларның хәрәкәтен күзәттем. Режиссерлар биреп бетермәгәнне сурәтләргә тырышкан, тавышы булган һәм бик үк булмаган, танылган һәм танылмаган мескен артистларыбызны карап утырдым.
Монда стиль дә, креативлык та, эстетика да юк
Стенография дә коточкыч иде. Дәүләт бу чарага бик аз булмаган акчалар бүлеп биргән, монда мең төрле вариант уйлап табарга мөмкин иде, әмма монда стиль дә, креативлык та, эстетика да юк. Тишкәләнгән фанерадан торучы бу дивар азмы-күпме өченче өлештә генә уйнап алды.
Профессиональ актерларны тилмертү өчен, бу театр дәрәҗәсендәге тамаша түгел. Нишләп студентларга шушы сәхнәдә иҗат итеп, актерлар белән бергә эшләргә мөмкинлек бирмиләр? Монда актерлар тарафыннан бик зур хезмәт куелган һәм күпме вакытлары югалган. Ал яулык белән зәңгәр шәлнең биредә исе дә юк. Ичмасам, исемен үзгәртсеннәр иде, зур өметләр багламас идек.
Иң мөһиме, операны да моны өйрәнгән, тавышы булган кешеләр белән куярга кирәк. Әйе, яхшы тавышлар бар иде, ләкин арада бөтенләй тавышы булмаганнарны яки бөтенләй сөйләп кенә торучыларны тыңлап утыру авыр. Драма актерларының бөтенләй башка спецификасы һәм мөмкинлекләре. Нигә пальмадан каен ясарга тырышып, моңа вакыт, акча, актерларның һәм оркестрның иҗади ресурсын әрәм итәргә? - ди Мәхмүтова.
"Бу бит сезнең репертуар спектакле түгел, бу бит грант проекты. Ничек инде шушының белән сезон ябыла? Алай була алмый. Тинчуринның йөзе булырлык спектакль белән ябылырга тиеш ул", дип гаҗәпләнде тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова. Тик шуның белән сезон ябылды да.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!