Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан парламенты Каракалпакстан суверенитетын саклау турында карар кабул иткән


Шулай ук хакимият Конституциягә төзәтмәләр турында җәмәгать фикер алышуын 10 көнгә – 15 июльгә кадәр озайтырга булган.

Үзбәкстан парламенты Конституциягә төзәтмәләр турында җәмәгать фикер алышуын 10 көнгә – 15 июльгә кадәр озайтырга булган. Бу хакта республика парламентының канун чыгару пулатының Telegram-каналында хәбәр ителә. Шулай ук депутатлар Каракалпакстанның суверенлыгын саклап калырга булган.

1 июльдә, Үзбәкстанда яңа конституция өлгесе бастырылганнан соң, Каракалпакстанда протестлар башланган иде. Протестлар куып таратылды, кулга алынучылар булуы хәбәр ителде.

Төзәтмәләр өлгесенә ярашлы, "Калпакстан республикасы Үзбәкстан республикасына керә. Каракалпакстан реаспубликасы җирләрендә Үзбәкстан республикасы кануннары һәм конституциясендә каралган барлык хокуклар һәм ирекләр гарантияләнә".

2 июль кичендә Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев һәм шулай ук ил премьер-министры Габдулла Ариповның очкычлары Ташкенттан Нукуска очуы билгеле булды.

Президент Мирзияев, Каракалпакстанда чыгыш ясаганда, депутатларны Конституциягә Каракалпакстан статусы турында үзгәреш кертүләре һәм раслаулары, һәм халыкның ризасызлыгы турында хәбәр итмәүләре өчен тәнкыйтьләде. Чыгышның видеоязмасы президентның матбугат хезмәте тарафыннан таратылды.

Мирзияев "Каракалпакстан кешеләре риза булмаса, бер генә маддә дә үзгәртелмәячәк", диде.

Президент фәрманы белән 3 июльдән 2 августка кадәр Каракалпакстанда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Карар "ватандашларның иминлеген тәэмин итү, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау, тәртип торгызу" максатында эшләнә диелә. Моннан тыш, гадәттән тыш хәл тәртибе вакытында 21:00дән 07:00гә кадәр комендант сәгате кертелә.

Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.

Каракалпакстан Үзбәкстан җирлегенең 40% били, төбәктә халыкның 7% - якынча 2 миллион кеше яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG